erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Суд каршына бастылар

Исерек хәлдә руль артына утырып юлга чыгучыларга карата кискен чаралар күрелә.

15 мартта җәмәгать суды тагын дүрт кешенең эшен карады. Аларга 30 мең сум күләмендә штраф салынды. Шуңа өстәп алар ел ярымга транспорт белән идарә итү таныклыгыннан да мәхрүм ителде.

4 февральдә кичке 7 тулып 10 минутта Арчада, Себер тракты урамы, 12Б номерлы йорт янында Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре “ВАЗ-2115” машинасын тоткарлыйлар. Йөртүчесе 1986 елгы Александр Николаевич Синичкин алкогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артына утырган була. Ул урында махсус прибор белән дә, медицина учреждениесендә дә медицина тикшерүе үтүдән баш тарта. Аңа карата Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.26 маддәсе, 1 бүлеге нигезендә административ материал төзелә һәм суд аны гаепле дип танып, җаваплылыкка тарта.

“Хундай-Солярис” машинасы белән идарә итүче 1998 елгы Рөстәм Илнур улы Сабиров та үзенең эчкән булуын тикшерүдән баш тарткан. Аны ЮХИДИ хезмәткәрләре 18 февраль көнне кичке 9 туларга 25 минутта Казан-Малмыж юлының 65нче километрында туктатканнар. Суд аны административ хокук бозуда гаепле дип таба һәм тиешле чарасын күрә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

17 февральдә төнге 2 туларга 15 минутта Зур урамы, 63нче йорт янында “Деу-Нексия” машинасын тоткарлыйлар. Йөртүчесе 1990 елгы Рамил Наил улы Гыйззәтуллин алкогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артына утырган була. “Юпитер” приборы белән тикшерү (нәтиҗәсе литрга 0,474 миллиграмм) шуны исбатлый. Административ материал төзелә, ә җәмәгать суды үз чиратында гаеплене җаваплылыкка тарта.

Шул ук көнне төнге 12нче 20 минутта Казан-Малмыж юлының 66нчы километрында ЮХИДИ хезмәткәрләре “ВАЗ-21140” машинасына игътибар итәләр. Туктаталар. Махсус прибор белән тикшергәннән соң йөртүчесе 2002 елгы Илнар Илдар улы Гыйниятовның алкогольле эчемлек кулланган булуы ачыклана. Аңа карата да җәмәгать суды тарафыннан тиешле чара күрелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X