Судьялар да ярыша
Хәрәкәттә -- бәрәкәт. Фотода уңда Арча районы суды рәисе Марс Миндубаев.
Сабада "Саба--Арена" спорт комплексында өстәл теннисы буенча ярышлар булды. Турнир Россия Федерациясе Югары Судына 100 ел, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Судьялар Советына 30 ел тулу уңаеннан оештырылды. Турнир тантаналы шартларда ачылды. Ярышларны Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе Илгиз Гыйлаҗев башлап җибәрде.
Ярышта катнашучылар аерым командалар булып тупландылар. Безнең Арча районы суды рәисе Марс Наил улы Миндубаев катнашындагы команда ярышта җиңеп чыкты. Командада Минзәлә районы судының отставкадагы рәисе Ф.Б.Григорьева, Алабуганың 4нче суд участогы җәмәгать суды судьясы Р.Я.Рәхимов та бар иде. Команда лаеклы рәвештә беренче урынны алды. Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев