erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сыер кайчан үгез сорый, яки Арчада ферма белән смартфон аша идарә итәләр

"Шәһри Казан" сайтында чыккан арчалар турында мәгълүматны тәкъдим итәбез

Киләсе ел Татарстанда Цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Әле ул башланмады, әмма республикада әлеге өлкәдә эшләр инде күптәннән башкарыла. Алар белән танышу максатыннан бер төркем журналистлар Арча районына юл тотты. Иң беренче булып Иске Чуриле авылына килдек.

Монда безне “Яңарыш” агрофирмасы эшчәнлеге белән таныштырдылар. Баксаң, хуҗалыктагы барлык эшне смартфоннан гына башкаралар икән, ә малга кайчан һәм күпме азык салырга кирәклеген компьютер күрсәтә. Моны безгә агрофирманың баш зоотехнигы Ришат Вәлиев аңлатты. Аның сүзләренчә, мониторда барысы да бар, хәтта малның кайчан вакцинация узганлыгы, үгез соравы яисә ничәдә савылганлыгы да язылган. Боларның барысын да телефоннан карап була, өстәвенә кайсы сыерга күпме азык бирәсен тракторчы та белә, шуннан чыгып, рацион формалаштыра. Бүген комплекста 3 мең баш сыер бар, әле шушы көннәрдә генә 600 баш малга исәпләнгән ике ферма эшли башлаган, тагын шуның кадәр төзелеп ята. Монда көнгә 18 тонна сөт савалар. Барлык эшне 3 сыер савучы, бер оператор, бер тракторчы башкара. Әле шушында азык әзерләү үзәген дә бастырганнар. Бу кадәр хуҗалыкны цифрлаштырмасаң карап тору, ай-һай, авыр булыр иде.

Арча районында малны тиешле итеп ашатуга зур игътибар бирәләр, чөнки күпме сөт бирәчәге һәм аннан никадәр ит чыгуы нәкъ менә шуннан тора. Шуларны исәптә тотып, бүген муниципалитетта өч азык әзерләү үзәге эшләп килә. Безнең катнашыбызда аның дүртенчесен Яңа Кырлай авылында урнашкан “Ватан” хуҗалыгында ачтылар. Анда әзерләнгән азык савым сыерларының җитештерүчәнлеген арттырырга һәм ит терлекчелеген үстерергә ярдәм итә. Бөтен эш автоматлаштырылган. Трактор аппаратка төрле азыкны таблода язылган күләмдә миксерга сала. Аларның составын оператор компьютерда күрә, кайсы булса да җитмәсә яисә артып китсә, җиһаз эшләми. Төймәгә басу белән аппарат аны болгата һәм әзер азыкны арбага бушата.

“Ватан” хуҗалыгы җитәкчесе Мансур Әхмәтов әйтүенчә, бүгенге көндә җитештерү өлкәсе цифрлаштырыла, күп эшне роботлар башкара. “Бу – замана таләбе, чөнки тормышыбыз да тизләште, һәвәскәр хезмәткәрләр табу да авырлашты, гомумән, алар шәһәргә китү ягын карый. Ә бит авыл хуҗалыгы барысын да туйдыра! Эре фермалар белән телефон аша идарә итеп була, анда барысы да күрсәтелгән, азык әзерләүне дә компьютер аша гына күзәтәбез. Безнең өчен бу кирәкле генә түгел, ә тиешле чара”, – дип, аңлатты ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аның белән Арча районы башлыгы Илшат Нуриев та килешә. Җитәкче фикеренчә, цифрлаштыру җитештерүне тагын да нәтиҗәлерәк итә, аеруча бу авыл хуҗалыгы өчен бик кирәк, чөнки Арча районы өчен ул әһәмиятле тармак. “Без үзебезнең хезмәткәрләрне Россиянең башка төбәкләренә, хәтта чит илләргә тәҗрибә тупларга дип җибәрәбез, ә яныбызда гына менә дигән итеп эшләп ятучы “Яңарыш” хуҗалыгы бар. Цифрлаштыру дибез, аны республикада без әллә кайчан башладык инде. Киләсе ел аны тагын да нәтиҗәлерәк итәр дигән өмет бар”, – диде Илшат Нуриев.

Рәсим Хаҗиев

 http://shahrikazan.ru/news/avyil/syer-kaychan-gez-soryy-yaki-archada-ferma-beln-smartfon-asha-idar-itlr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X