erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сыеры барның – сөте бар

Узган шимбәдә үткән киңәшмәдә терлекчелектә сигез айлык эшкә йомгак ясадылар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин сигез айлык нәтиҗәләр белән таныштырды.

Билгеле, ит тә, сөт тә булсын өчен беренче чиратта терлегең булу кирәк. Бу яктан һич тә мактана алмыйбыз. Сигез айда узган елның шул чорына караганда 1527 баш терлек кимегән. Иң зур “өлешне” “Кишет” ширкәте керткән – барысы 1005 баш терлекне юкка чыгарганнар. Киметүчеләр – сигез хуҗалык.

Шул ук вакытта “Северный” ширкәте – 291, “Кырлай” ширкәте 260 башка арттырган.

Терлекләрнең баш санын арттыруның иң гади юлы – бозауларны күбрәк алу. Монда бераз алга китеш бар. 2021 елның шул чорына караганда 63 бозау артык алынган. “Тукай”, “Төрнәле–Пошалым”, “Ашыт”, “Заря”, “Яңарыш”, “Ашытбаш” ширкәтләрендә үсеш шактый. Ә менә “Аю” ширкәтендә 57 башка ким.

Инде җитештерү нәтиҗәләренә килик. Гомумән алганда, сигез айда 6183 центнер сөт күбрәк савылган. Монда “Яңарыш” ширкәтенең өлеше зур. Сигез айда 13357 центнер сөт күбрәк савылган (үсеш 37 процент). “Аю” ширкәте бозауларны кимрәк алса да, терлекләрнең баш санын арттыруга ирешкән. Сөт җитештерү дә 21 процентка арткан. “Төрнәле–Пошалым” ширкәтендә – 9, “Казанка”, “Кызыл Яр”, “Кишет” ширкәтләрендә – 5әр, “Северный”, “Игенче”дә 4әр процент үсеш биргәннәр.

Безнең район авыл хуҗалыгында уртача хезмәт хакы буенча республикада арттагы урыннарда. Сигез айда район буенча уртача хезмәт хакы – 31591 сум. 2021 елның шул чорындагыдан 23 процентка арткан. Сентябрьдә 38598 сум булган.

Сигез айда иң югары хезмәт хакы “Казанка” ширкәтендә 36103 сум. “Кишет”, “Яңарыш”, “Северный”да – 35әр мең сумнан, “Курса МТСы”, “Кызыл Яр”, “Тукай”да 33–32 меңәр сумнан артык.

Сентябрь аенда иң күп хезмәт хакын “Кызыл Яр” ширкәте түләгән – 54 мең сумнан күбрәк. “Яңарыш”та – 48571, “Северный”да 44737 сум.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

10 хуҗалыкта уртача айлык хезмәт хакы район буенча уртача хезмәт хакыннан азрак.

Район башлыгы Илшат Нуриев хезмәт хакы  мәсьәләсенә аеруча игътибар итәргә кушты. Чөнки акча һәркемгә кирәк, лаеклы хезмәт хакы түләгән хуҗалыкларда эшче куллар проблемасы да алай кискен тормый.

– Безнең район игенчелек буенча республикада алдынгы урыннарны тота,  – диде район башлыгы Илшат Нуриев. – Күптән түгел республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та рәхмәт әйтеп китте. Тулай ашлык җыемы буенча без республикада беренче урында. Ә менә терлекчелек өлкәсендә күршеләрдән шактый калышабыз. Күп нәрсәләргә өйрәнерлек хуҗалыкларыбыз бар безнең, ерак барып йөрисе дә юк.

Эшләре бик уңай булмаган хуҗалыклар җитәкчеләренә хисап тотарга да туры килде. Хәлне төзәтергә сүз бирделәр, анысын киләчәк күрсәтер.

Район башлыгы Илшат Нуриев сигез айлык нәтиҗәләр буенча җиңүче хуҗалыкларга бүләкләр тапшырды. Беренче урын һәм күчмә кубок – “Яңарыш” ширкәтендә. “Северный” ширкәте – икенче, “Кызыл Яр” ширкәте  өченче урында.       

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X