erid:2VtzquqpS7d
Табиблар аның гомере өчен көрәште
Арча яңалыклары

Табиблар аның гомере өчен көрәште

Казанда инкассатор үзенең башына аткан.

 Татарстан башкаласында инкассатор егет үзенең башына пистолеттан аткан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте. Агентлык язуынча, Кызыл Кокшай урамында 25 яшьлек инкассатор эш машинасы салонында булган вакытта пистолет ала һәм үзенең башына ата. Әйләнә-тирәдә башка беркем дә зыян күрмәгән.   Егетне хастаханәгә китергәннәр, хәзер аңа операция ясыйлар. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Соңрак билгеле булганча, егетнең гомерен саклап кала алмаганнар.

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=31241

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев