Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Табигатьтә узган көн...

    Озакка сузылган яңа ел ялларының берсендә чаңгы белән басу-кырларда йөреп кайттым. Озак еллар районның баш табибы булып эшләгән Владимир Иванович Кувин (урыны җәннәттә булсын): “Ауда, балыкта үткән көн гомер исәбенә керми”, – дип әйтергә ярата иде. Кемнедер, нәрсәнедер аулау турында сүз бармый, төп мәгънәсе – табигать кочагында булу турында.

    Аякта, билгеле, аучы чаңгылары. Шөкер, кар күп ява бу кышта. Әле бит аның икенче яртысы алда. Яусын карлар, кар ул – муллык билгесе. Көпшәк карда киң чаңгылар да батып бара, чаңгыдан төшсәң – билдән чумасың. Шул чаңгыларга карап шаккатып торам әле. Аларны алганга да кимендә кырык ел вакыт үткән икән. Шулхәтле сыйфатлы итеп, намус белән ясаганнар, әле яңа гына алган кебек. Язулары, поши башлары төшерелгән рәсемнәре дә шул килеш. Ә бит ничә еллар буе мине куе урманнарда йөртте бу чаңгылар.

    Бервакыт редакциягә бер аучы килеп керде. “Кенәр ягына сөт машинасына утырып барган идем. Чаңгылар юлда төшеп калган, газетага белдерү биреп карыйк әле”, – ди. Исәпләп чыгардылар, әле дә хәтердә, белдерү өчен 22 сум түләргә кирәк иде. “Чаңгылар 11 сум тора, кибеткә керәм дә, яңасын  алып чыгам”, – диде бу. (Махсус белештем: хәзерге бәяләр 2 мең сумнан башлана).

    Аучы чаңгыларының беренчесен миңа үзебезнең авылның Габдулла абый ясап биргән иде. Каеннан, сарык  фермасында бәрәңге пешерәләр иде, булачак чаңгының башларын шуның парында пешекләп бөгәләр. Дугаларны да шунда  ясыйлар иде, монысын инде өрәңге  агачыннан.

    Без кечкенә чакта бар бала-чага шундый ясалган чаңгыларда шуа иде. Кар ябышмасын өчен асларын сумалалыйлар. Безнең абый бервакыт сумаланы кече учак казанына салып эретергә уйлаган. Артык кайнап китеп ут капкан иде, ярый әле вакытында сүндереп өлгерделәр.

    Элегрәк сумаланы бик киң кулланалар иде. Төз түбәләрдән су үтмәсен өчен эретеп ябыштыралар иде. Күрше авылда хуҗа кеше бик эссе җәй көнендә шушы эшне башкара да, җыенып эшкә китеп бара. Ул юлда вакытта йорт-җирләре янып бетте.

    Миңа чаңгылар ясап биргән аучы остазым Габдулла абый миннән нәкъ 38 яшькә өлкәнрәк иде. Аның белән басу-кырларны күп гиздек. Кичләрен каравыл өендә ул сөйләгәннәрне йотлыгып тыңлап утырабыз. Ничек итеп бүреләр белән очрашканнарын, күп тапкырлар алдап качкан куян, лапасларына көтүләре белән килеп кергән көртлекләр турында шундый мавыктыргыч итеп сөйли иде.

    Реклама

    Бервакыт Габдулла абый белән (ул 60тан узган иде) ауга чыгып киттек. Кар бик күп яуган кыш иде, чаңгысыз һич барырлык түгел. Төшкә кадәр салкынча һава иде, чаңгылар әйбәт бара. Төштән соң кинәт җылытып җибәрде,  сумалаланган чаңгыларга кар ябыша башлады, атлаулары авырайды. Бераз атлыйбыз да, калын булып  ябышкан чаңгыларны чистартабыз. Руслар “Мартышкин труд”, – дип әйтә бит әле. Монда да шулай, ун адым  китмисең, яңадан чис-тартырга кирәк...

    Авылга әле ерак, берәр эскерт күренсә, аңа куанганнар! Шунда барып авабыз. Габдулла абый гәҗит кәгазенә тәмәкесен төрә, җайлап кына кабыза. Һәм нинди дә булса берәр кызык хәл турында сөйли башлый. Ник бер сүгенү, рәнҗү сүзе әйтсен! Гомумән, ничә еллар аралашып, сүгенгәнен, зарланганын ишеткән булмады аның.

    Шулай җайлап, эскерт саен тукталып, караңгы төшкәндә чак кайтып җиттек авылга. Безнең өйгә әле бераз кайтасы, Габдулла абыйларга кереп Мәдхия апа пешергән кабартмалар белән кайнар чәй эчкәч, басуда югала төшкән көч-куәт тагын үз урынына кайтты.

    (Дәвамы бар).

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: