erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тагын йөгерәбезме? Йөгерәбез!

16 яшьтән узган кызлар арасында өч урынны да Арча педагогика көллияте кызлары алды.

...Бию көе башланды. Бар да матур итеп биегән бер ир-атны күзәтте. Кем булыр ул? Биеп туйгач, янына бардым. “ДОСААФта инструктор булып эшлим. Мөндештән Тәлгать булам”, – дип таныштырды ул үзе белән. Арчада “Милләтләр кроссы”н үткәннән соң  пьедесталга да күтәрелде ул.  50 яшьтән зурраклар арасында 2нче урынны алды. Сәбәбен төпчендек. “Көн дә хатыным белән җәяү йөрергә чыгам”, – диде.

Бөтенроссия “Милләтләр кроссы” ул йөгерү генә түгел, сәламәт тормыш рәвешенә өндәү дә! Йөгерүнең, йөрүнең тәмен татыганнар аны гел татыйсы килеп тора, диләр. Шушы кросста беренче булып финишка килгән Адел Мөҗипов: “Көн дә 10 километр юл үтәм, – дип сөйли. – Хәрәкәттә уйларың белән үзең генә калу шундый рәхәт бит ул”. Арчада булып узган “Милләтләр кроссы”нда катнашучылар “Арча” спорт комплексыннан 5нче гимназиягә кадәр араны йөгереп үтте. Хикмәт озынлыкта түгел – катнашуда!

Ә кросска килүчеләрнең күңелләре шат: башта күмәк биюләр белән күңелле тамаша оештырылды. Көне дә матур килде. Ә иң мөһиме, кросста катнашу, билгеле бер араны йөгереп үтү күпләргә җиңү белән бер булды һәм ул кайберәүләргә хәрәкәт, спорт дөньясына старт алу да иде.

Кросста катнашучыларны район башлыгы Илшат Нуриев (үзе дә спорт киеменнән) сәламләде һәм уңышлар теләде.

Старт алдыннан физик тәрбия укытучысы Бари Бакировтан: “Финишка кем беренче килер, дип уйлыйсыз?” – дип кызыксындык. “Мөҗипов яки безнекеләр”, – дип җавап бирде ул. Педагогның фаразы дөрес булды. Адел Мөҗипов артыннан Арча педагогика көллияте студентлары килде. 16 яшьлекләр арасында 2нче урынны алган Арчаның 2нче мәктәбе чаңгычысы Илназ Дияров пьедесталга менеп баскач: “Сөбханалла, Илназ тагын да үсеп киткән!” – дип сокландылар. Яшьтәшләре Ашытбаш мәктәбеннән Рүзәл Әүхәдиевта һәм Арчаның 1нче мәктәбеннән Алинә Гәрәевада иң яхшы күрсәткечләр иде.

16 яшьтән узган кызлар арасында өч урынны да Арча педагогика көллияте кызлары алды. Алар: Адилә Галәветдинова, Алсу Нуретдинова, Альбина Сабитова. Ашытбаштан Булат Шәйхетдинов, Илназ Йөзмөхәммәтов та финишка җитез йөгереп килделәр.

30 яшьтән узганнар арасында Арчаның 11нче балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәл Җамалиева, 5нче гимназиядән Гүзәл Абдуллина, 1нче бакча тәрбиячесе Алисә Хафизова, ЗУЭСтан Виталий Таһиров, Иске Кырлай мәктәбе директоры Хәйсәр Гыйләҗиев, ДОСААФтан Айдар Нотфуллин кроссны яхшы йөгереп үттеләр.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

50 яшьтән югарылар арасында 1нче урынны алган ветеран педагог Руфинә Гәрәева бик сөенгән иде.

– 51 яшьлекләр белән 60тан узганнар бер түгел бит инде, – диде ул дулкынланып. – Ә барыбер дә мин аларны узганмын...

Күңел, йөрәк белән картаймаска, гел хәрәкәттә булырга кирәк шул, Руфинә ханым кебек. Ул күпләргә үрнәк.

Яңа Кенәр балалар бакчасында эшләүче Рәмзия Гайфуллина, Божа бакчасы мөдире Әлфия Фәттиева да пьедесталга күтәрелделәр... Сез Курса-Почмак мәктәбе физкультура укытучысы Хәлил Хәсәновның йөгерүен күрсәгез иде. Аның җитезлеге! “Махсус йөгереп йөрмим, – ди ул. – Безнең нәсел шундый: тик тормый торган. Әнигә ошаганмын...” 50дән узган ир-атлар арасында иң яхшы күрсәткеч анда булды. Алар ДОСААФтан Тәлгать Зиннәтуллин, Иске Кырлай мәктәбеннән Айрат Ситдыйков белән пьедесталга бергә күтәрелде.

...Башы матур башланган кроссның ахыры әнә шулай котлаулар, кайнар коймак, хуш исле чәй белән тәмамланды. Тагын йөгерәбезме? Йөгерәбез! Күпләрнең җавабы әнә шундый иде.

Румия Надршина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X