erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Таксистны үтереп, мәетен машинасы багажнигына салган яшүсмерләрне тоткарлаганнар

Ир-атның югалуы турында аның туганнары хәбәр иткән, икенче көнне мәетне Яшел Үзәндә бакчачылык ширкәтендә тапканнар.

Яшел Үзәндә таксистны үтергән һәм мәетен машинасының багажнигында яшергән өч яшүсмерне тоткарлаганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова хәбәр итте.

35 яшьлек ир-атның мәетен дүшәмбе кичендә машина багажнигында тапканнар. «Вортекс Тинго» машинасы «Октябрьнең 70 еллыгы» бакчачылык ширкәтендә табылган.

Мәетне караганда, ирне үтерүләре күренә — аның башында бик күп тырналган эзләр һәм гематома булган. Ир үз машинасы белән таксист булып эшләгән. Кичә аның гаиләсе югалуы турында хәбәр иткән.

Тиздән оперативниклар җинаятьтә шикләнелүчеләрне — 15-17 яшьлек өч яшүсмерне тоткарлый. Алар үз гаепләрен өлешчә таный. «Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Якын арада тикшерүче үсмерләрне сак астына алуны сораячак.

Кирәкле экспертизалар — суд-медицина, дактилоскопик, молекуляр-генетик һәм компьютер-техник экспертизалар билгеләнгән. Тикшерү һәр яшүсмернең җинаятьтә нинди роль уйнавын ачыклаячак.

Тикшерү булган барлык хәлләрне билгеләячәк. 

https://tatar-inform.tatar/news/incident/30-09-2020/taksistny-terep-m-eten-mashinasy-bagazhnigyna-salgan-yash-smerl-rne-totkarlagannar-5775352

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X