erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ташламалар каралган

Беркөн редакциягә Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов керде.

 

Аның белән сүз Украина җирлегендә барган махсус хәрби операция турында барды. Дөресрәге, ул ирекле рәвештә шунда катнашырга барырга теләүчеләргә мөрәҗәгать белән чыкты.

– Бу елның 24 февраленнән Украина җирлегендә махсус хәрби операция бара. Илебез иминлеге һәм бөтенлеге өчен бара торган махсус хәрби операция дип атала ул. Аңа без күптәннән егетләребезне әзерләп, чакырып киләбез. Хәзерге көндә шунда хезмәт иткән егетләребез дә бар. Бу халкыбызның “ни булса, шул булыр”, дип өйдә тик утырулары гына түгел, ә инде үз өлешләрен үзебезнең илебез өчен кертергә теләүләрен белдерә.

– Алмаз Әгъзәмович, теләге булган һәр кешене дә алалармы?

– Күп кенә  егетләрне без сайладык, җибәрдек инде. Аларның әзерлек вакытында кире кайту очраклары да булды. Эчүчелек белән шөгыльләнеп кире борылган егетләребез дә бар. Аннан алт-мыш яшьтән узганнар һәм хәрби хезмәттә булмаганнар күп килә. Менә андыйларны ала алмыйбыз. Чөнки контрактның үз таләпләре бар. Алтмыш яшькә кадәргеләр кирәк. Ә армия сафларында хезмәт итмәгәннәр бернинди хәрби хәзерлек үтмәгән, ату эшенә дә өйрәнмәгән. Аларның үзләренең сәламәтлекләре өчен зыян булуы мөмкин. Безнең кайнар нокталарда хезмәт иткән егетләребез бар. Чечняда 250дән, Таҗикстанда, Сириядә 10нан артык егетебез булып кайтты. Минем шуларга мөрәҗәгать итәсем килә. Мөмкинчелекләре булып, алар үз өлешләрен кертергә, шул кайнар нокталарда алган һөнәри осталыкларын, тәҗрибәләрен кулланырга теләсәләр, безгә, хәрби комиссариатка, мөрәҗәгать итүләрен сорыйм. Чөнки алар хәрби әзерлек үткән, тактик әзерлекне беләләр, югалып калмаячаклар һәм шуның нәтиҗәсендә җәмгыятебез өчен дә, егетләрнең үзләре өчен дә югалтуларсыз булыр иде. Кайнар нокта турында сүз чыккач, Әфганстанда хезмәт иткәннәр килә. Тик аларны алып булмый. Чөнки яшьләре чыккан. Алар медицина комиссиясе дә үтә алмый, алтмыштан соң сәламәтлек тә ул кадәр үк түгел. Кабатлап үтәм, махсус хәрби операциядә катнашырга  китәргә теләүчеләр өчен аерым таләпләр, аларның  алт-мыш яшькә кадәр һәм сәламәт булулары сорала. Җинаять эшләре кузгатылып, төрмәдә утырмаган булсалар, андый егетләрне дә алабыз.

– Махсус хәрби операциядә катнашканнарга дәүләт тарафыннан түләүләр һәм ташламалар да каралган. Бу хакта да аңлатып үтсәгез иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Егетләр теләк белдерә икән, безнең республика тарафыннан 260 мең сум акча каралган. Дөрес, ул дүрт айдан соң гына бирелә. Хезмәт хакы 150 мең сумнан башлана. Аннан егетләрнең нинди вазыйфа башкаруларына карап күтәрелә. Гаиләләренә ташламалар бар. Балалары бакчаларга чиратсыз урнаштырыла, шулай ук чиратсыз фатир бирелә, сәламәтлекләрен ныгытырга  ял йортларына бару өчен мөмкинлекләр тудырыла.

– Егетләр күпме вакыт хезмәт итәргә тиеш?

– Элегрәк ул дүрт ай иде, хәзер алты айга озайтылды. Теләге булмаса, контракт-ны өзеп кайтып китә алалар, киресенчә, теләсә, командование белән сөйләшеп, контракт-ны озайтып хезмәтен дәвам итә ала. Үз үзенчәлекләре бар инде аның. Бу хакта егетләрнең үзләре белән сөйләшеп, тиешле мәгълүматларны бирә алабыз. Безгә тормыш хәле начаррак булган, кредит, ипотекада утырган егетләребез күп килә. Дөрестән дә, әгәр яраланса яки хәвеф-хәтәр була калса, тулысынча аларны түләү каралган. Иминият очраклары да бар. Анысы 3 миллионнан артык. Һәлак булган очракта, анысы инде Аллам сакласын, 12 миллион сум тирәсе акча каралган. Моңа кадәр кайнар ноктада булганнар болай да хәрби хәрәкәттә катнашучылар дип йөртелә инде, таныклыклары да бар, ә моңа кадәр сугыш кырында булмаганнар, Россия Федерациясе Хәрби Көчләре хәрби хәрәкәте ветераннары булып саналачак.

– Махсус хәрби операциядә катнашырга теләүчеләргә кайда һәм кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәк?

– Хәрби комиссариатка килеп гариза язалар. Аннан без полиция аша запрос ясыйбыз. Районда чиратсыз медицина комиссиясе үтәләр. Аннан республикада медицина комиссиясе уздырыла. Анысына баруны үзебез оештырабыз. Барлык чараларны үткәргәннән соң, Казанда танк училищесына алып барабыз. Анда аларга бөтен кирәкле әйберләрне – киемнәр, медикаментлар һәм башкаларны бирәләр, хәрби лагерьга җибәрәләр. Анда бер ай өйрәнүләр үтәләр. Шуннан соң әзерлек белән генә кайнар ноктага керәләр. Теләк белдергән егетләргә, 3-23-41 (тәүлек буе эшләүче дежур телефон), 3-22-41 (мобилизация белән шөгыльләнү бүлеге), 3-07-41 номерларына һәм минем үземнең кәрәзле телефон номерыма 89372986411 шалтыратып, тиешле мәгълүматны алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X