1 июльдән Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә «ТатАрчаҖәй – Дуслык» төбәкара җәйге ял аланына старт бирелде.
1 июльдә Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә «ТатАрчаҖәй – Дуслык» төбәкара җәйге ял аланы үз эшен башлап җибәрде. Быелгы сменада Россия Федерациясенең 22 төбәгеннән килгән 200гә якын бала катнаша, дип хәбәр итә район матбугат хезмәте.
Ял аланының төп максаты – балаларның татар телендә сөйләм практикасын үстерү, милли мәдәнияткә кызыксыну уяту һәм төрле төбәкләрдән килгән яшьләр арасында дуслык күперләре булдыру.
Катнашучылар татар телендә аралашу күнекмәләрен ныгытачак, татар халкының гореф-гадәтләре, мәдәнияте һәм милли традицияләре белән танышачак. Шулай ук ял аланы кысаларында танылган язучылар, җырчылар, журналистлар һәм иҗат әһелләре белән очрашулар үткәрү планлаштырыла
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев