erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстан «Фән» илкүләм проекты буенча 2020 елда дүрт федераль проектта катнаша

Татарстан 2020 елда «Фән» илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышында, фәнни-җитештерү кооперациясен үстерү һәм фәнни тикшеренүләр уздыру өчен заманча инфраструктура булдырырга ярдәм иткән дүрт проектта катнаша.

Шулай итеп, республиканың 25 оешмасы дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-белем бирү үзәкләренә федераль ярдәм күрсәтелә торган грантны ала.

Шулай ук актив рәвештә махсуслаштырылган укыту-фәнни үзәкләр челтәрен оештыру эше алып барыла. Әлеге грант бәйгесендә Татарстанның КФУ һәм КИТТУ-КАИ кебек югары уку йортлары катнаша. 

Фән» илкүләм проектының тагын бер мөһим юнәлеше — фәнни-технологик үсешнең өстенлекле өлкәләрендә тикшеренүләр үткәрү һәм эшләнмәләр булдыру буенча дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәкләр ачу өчен грант бәйгесе. Бу программага бирелә торган ике еллык грант бер үзәккә 1,03 миллиард сумга кадәр җитәргә мөмкин. Әлеге грантка бөтен ил буенча 60 фәнни үзәк дәгъва иткән иде. Сайлап алу кампаниясе нәтиҗәсе буенча КФУ заявкасы җиңүчеләр унлыгына керде. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Алдынгы фәнни инфраструктураны үстерү буенча федераль проект кысаларында, республика уку йортлары җиһазларны яңартуга юнәлдерелгән грантта да катнаша. Сайлап алу нәтиҗәләре нигезендә, КФУ (211 миллион сумнан артык грант отты) һәм Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге (грант суммасы — 238 миллион сумнан артык) җиңүче булды. 

Моннан тыш, августта РФ Фән һәм югары белем министрлыгы тагын ике оешмага — Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты һәм А. Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетына җиһазларын яңарту өчен өстәмә субсидияләр билгеләде. Бәйге нәтиҗәләре буенча 2020 елда беренчесе — 43,4, ә икенчесе 16,3 миллион сум алачак. 

 Татар -информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X