erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстан мәктәпләре карантинга ябылырмы?

Россиядә грипп белән авыручылар арту сәбәпле, 111 мәктәпне карантинга япканнар. Бу турыда Россия Мәгариф министрлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итә. 34 мәктәп штатлы режимда эшли башлаган. Кайбер мәктәпләрдә аерым сыйныфлар гына карантинга җибәрелгән.

Авыру очраклары, нигездә, мәктәптә эшләүче өлкәннәрдә ачыкланган. Укучылар арасында авыручылар сирәк. Карантин чаралары кайбер мәктәпләргә генә кагыла, чөнки авыручылар саны сезонлы күрсәткечләрдән артык түгел.
Татарстанда исә, грипп һәм ОРВИ белән авыручыларның артуы сәбәпле, 15 мәктәптә 20 сыйныфны карантинга япканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә. «Нигездә, бу Казанга туры килә. Баулы һәм Чаллыда беренче сыйныфлар – карантинда», – дигән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова. Шул ук вакытта ул Татарстанда карантинга тулысынча ябылган мәктәпләр булмавын искәрткән. Алга таба вазгыятьнең уңай якка үзгәрәчәгенә һәм мәктәп укучыларының көзге каникулы гадәти режимда (2 – 8 ноябрь) узачагына ышаныч белдергән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://vatantat.ru/2020/09/35844/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X