Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Татарстан Президенты «Теләкләр чыршысы» Яңа ел акциясендә катнашты

    Рөстәм Миңнеханов дүрт яшь татарстанлының Яңа ел теләген үтәячәк

    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» Яңа ел акциясендә катнашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

    Рөстәм Миңнеханов дүрт яшь татарстанлының Яңа ел теләген үтәячәк. 13 яшьлек Арслан синтезатор турында хыяллана; 14 яшьлек Гаделгә Президент планшет бүләк итәчәк; 15 яшьлек Роман Яңа елга спорт сумкасы бүләк итүне сораган; 7 яшьлек Егорга исә Президент уенчык машина («Молния Маккуин») тапшырачак.

    Чара бүген «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе съезды вакытында узды. Акциядә муниципаль берәмлек башлыклары да катнашты, алар 60 баланың Яңа ел теләген үтәячәк.

    Чарада Яңа елга кадәр катнашырга мөмкин. Акциядә офлайн, шулай ук онлайн рәвештә дә (проектның елкажеланий.рф сайты аша) катнашу мөмкинлеге бар.

    Реклама

    «Чарада катнашуның мәҗбүри шарты – теләк 2021 елның 28 февраленә кадәр үтәлергә тиеш», - дип өстәде Галимова.

    Акция «Минем белән бергә хыяллан» Бөтенроссия хәйрия проекты тарафыннан оештырылган. Аны Россия Президенты Владимир Путин да хуплады.

    Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/official/17-12-2020/r-st-m-mi-nehanov-d-rt-yash-tatarstanlyny-ya-a-el-tel-gen-t-yach-k-5793324

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: