erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстан Республикасы көне котлы булсын!

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте һәм бәйрәм белән котлады. "Ихлас күңелдән һәрберегезгә сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, күңел күтәренкелеге, сүрелмәс яшәү дәрте телим", диелә котлауда.

 

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне дәүләт бәйрәмнәренең иң әһәмиятлесе – Татарстан Республикасы  Көне уңаеннан ихлас йөрәктән тәбрик итәм.

Бу бәйрәмне без республикабыз өчен горурлык хисләре тоеп  һәм килер көннәргә якты өметләр белән каршылыйбыз. Татарстан  үзенең иҗтимагый-сәяси тормышындагы тотрыклылык, төрле милләт һәм дин вәкилләренең дус-тату һәм  тыныч яшәве, җитештерү өлкәсендәге киң мөмкинлекләре, сәләтле, булдыклы, эшлекле шәхесләре белән мәшһүр. Без бердәм булуыбыз һәм киләчәк турында кайгыртуыбыз белән көчле.

Күпмилләтле Ватаныбызның алдынгы төбәкләреннән берсе буларак, республика илнең куәтен арттыруга, кешеләрнең тормышын яхшыртуга зур өлеш кертә. Болар барысы да – предприятиеләр һәм оешмаларның, хакимиятнең төрле дәрәҗәләре һәм тармакларының килешеп эшчәнлек алып баруы, шулай ук программаларыбыз һәм проектларыбызның ил җитәкчелеге, шәхсән Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин тарафыннан хуплануы нәтиҗәсе.

Республика инвестицияләр кертергә теләүчеләрдә зур кызыксыну тудыра, биредә югары технологик яңа җитештерү тармаклары ачыла, болар исә социаль-икътисадый үсешкә куәтле этәргеч бирә. Социаль-мәдәни инфраструктураны камилләштерү, сәламәтлек саклау, мәгариф объектлары, авыл клублары, балалар ялын оештыру өчен җәйге лагерьлар төзү һәм аларны капиталь төзекләндерү программалары белән беррәттән паркларны, скверларны, җәмәгать урыннарын үстерү проектларын, «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру татарстанлыларның көнкүрешен уңайлырак итә, яшәешенә матурлык һәм ямь өсти.  

Без тарихи-мәдәни мирасыбызга сакчыл мөнәсәбәттә, Татарстанда яшәүче барлык халыкларның телен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү һәрчак игътибар үзәгендә. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында бу мәсьәләләргә аеруча әһәмият бирелә. Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу – традицион рухи хәзинәләр турында кайгыртуыбызның ачык мисалы.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кадерле дуслар, Татарстан Республикасы Көне безгә туган җиребезнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән   ныклы бәйләнешебезне тоярга ярдәм итә, яңа җиңүләргә рухландыра.

Ихлас күңелдән һәрберегезгә сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, күңел күтәренкелеге, сүрелмәс яшәү дәрте телим.

Бәйрәм мөбарәк булсын!

Р.Н. Миңнеханов

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X