erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Театрның элеккеге директорына акча үзләштерү буенча хөкем карары чыгарылды

58 яшьлек мәдәният эшлеклесе Рашат Фәйзерахманов 2019 елның җәендә җинаять эше фигуранты була, моңа кадәр ул Чаллы театрында 12 ел директор буларак эшли, аңа кадәр мәдәният идарәсен җитәкли, гомумән, бу өлкәдә 30 ел хезмәт куя.

58 яшьлек Фәйзерахмановка карата җинаять эше 2019 елның җәендә кузгатылган. Тикшерү-хисап палатасы тикшергәннән соң, театр бухгалтериясенең закон нигезендә эшләмәве ачыклана.

Театр директорларын вазифаларыннан явызларча файдалануда һәм акча үзләштерүдә гаеплиләр. Эшне тикшерү башында сүз бер эпизод турында барса, соңрак тагын дүртесе ачыклана.

Суд театрның элеккеге директорын хезмәткәрләргә премияләр белән бәйле эпизодлар буенча аклаган. Ялган эшкә урнашу очракларында шәхси файда тапмаганнар, чөнки хезмәт хаклары театр ихтыяҗларына киткән.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Калган гаепләрне суд нигезле дип таный. Рашат Фәйзерахмановны ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итәләр.  

https://tatar-inform.tatar/news/incident/29-09-2020/chally-teatryny-elekkege-direktoryna-akcha-zl-shter-buencha-h-kem-karary-chygaryldy-5775197

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X