erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тиешсезен алсаң... 2 елга кадәр иректән чикләү карала

Законны белмәү җаваплылыктан коткармый.

Соңгы вакытта социаль түләүләр өлкәсендә мошенниклык тарала башлады. Бу әлеге өлкәнең киңәюе, түләүләр суммасы артуы, шулар белән бергә куллары чиста булмаган гражданнарның кызыксынуы белән бәйле.

Россия Федерациясе Җинаять кодексының 159.2нче маддәсе түләүләр алганда урлаулар, ягъни пособие, компенсация, субсидия һәм башка түләүләр алганда урлашулар өчен җаваплылыкны регламентлый.

Җаваплылык түләүләрне законсыз алган өчен генә түгел, ә дәүләт исәбенә күрсәтелә торган хезмәтләр өчен дә каралган. Сүз федераль, төбәк, муниципаль бюджетларга, бюджеттан тыш дәүләт фонды булган Пенсия, социаль иминиятләү һәм мәҗбүри медицина иминиятләве фондларына зыян китерү турында бара. “Түләүне законсыз алу” нәрсә аңлата? Бу алдау юлы белән, мәсәлән, социаль түләүгә хокук бирә торган ялган һәм дөрес  булмаган мәгълүматлар, шартлар аша алынган түләүләр була.

Социаль түләүләргә: эшсезлек буенча пособие, туклануга, сәламәтлеккә компенсация, торак алу яки төзү өчен, торак бинага һәм коммуналь хезмәтләргә түләү, ана капиталы, шулай ук техник тернәкләндерү чаралары (протезлар, инвалид коляскалары һ.б.), махсус транспорт, юллама, туклану продуктлары керә.

Картлык, инвалидлык яки туйдыручысын югалту иминият пенсиясен, социаль пенсияне яки дәүләт хезмәткәрләренә (шул исәптән хәрби хезмәткәрләргә, полицейскийларга һ.б.) торган пенсияне законсыз алу шулай ук РФ Җинаять кодексының 159.2нче маддәсе буенча квалификацияләнә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мәсәлән, эшсез дип танылып эшсезлек буенча пособие алучы кеше эшкә урнаша, әмма бу турыда мәшгульлек үзәгенә хәбәр итми, ә эшсезлек буенча акча алуын дәвам итә. Моның өчен РФ Җинаять кодексының 159.2нче маддәсенең 1нче өлеше буенча  җинаять җаваплылыгына тартыла.

Законны белмәү җаваплылыктан коткармый.

Гражданнар эшкә урнашу фактын яшерү юлы белән эшсезлек буенча пособие алган очракта алардан законсыз алынган пособие һәм чит  акчадан файдаланган өчен процентлар суммасы эзләп алына (РФ Гражданлык кодексының 395,1102нче маддәләре); РФ Җинаять кодексының 159.2нче маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы. Әлеге маддәнең 1нче өлеше 2 елга кадәр иректән чикләү рәвешендә җәза бирүне күздә тота.

Динар Низамов,

Арча районы прокуроры ярдәмчесе, 1 класслы юрист

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X