erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Түләсәң – эшлиләр!

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин белән районның авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең хезмәт      хакларын барлап утырдык әле.

Гадәттә кеше кесәсендәге акчаны санама, диләр. Ә без кесәләргә кермичә генә рәсми саннарны карап утырабыз.

– Районның аграр тармагында 1325 кеше эшли, – ди М.Абдуллин. – Моннан 4–5 ел элек ике меңнән артык иде. Быел анда эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 29819 сум тәшкил итте. 2021 елга карата үсеш – 21 процент. Июньдә уртача хезмәт хакы 33354 сум булды.

Сыер савучылар – 215, башка терлекчеләр – 210. Механизаторлар –320, шоферлар – 83. Баш белгечләр – 121.

Район буенча сыер савучыларның уртача айлык хезмәт хакы 31798 сум. Хуҗалыкларда күрсәткечләр чуар: 26 мең сумнан 50 мең сумга кадәр. 50 мең сумны “Яңарыш” һәм “Северный”да алалар. “Казанка”да – 37, “Заря”, “Ашыт”, “Кызыл Яр”да  33әр мең сум. Калганнарда кимрәк.

“Яңарыш” ширкәтендә сыер савучы Раушания Маликова алты айда бер сыердан уртача 5500әр килограмм сөт сауган! “Ашыт” ширкәтеннән Зәлия Сираҗиева, Айсылу Габдрахманова – 4500, “Игенче”дән Айгөл Шәмсетдинова, “Заря”дан Айгөл Габдрахманова 4 меңәр килограмм саудылар.

“Заря” ширкәтеннән Гүзәлия Галәветдинова симертүдәге терлекләрдән 1004 грамм уртача тәүлеклек үсеш алган.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Монда түләсәң – эшлиләр, эшләсәң түлиләр дип урыннарын  алыштырып әйтсәң дә була.

Механизаторларга күпме түлиләр? Быел ярты елда уртача хезмәт хаклары 31020 сум булган. Республика  буенча – 36 мең сум. Кукмарада – 32 мең, Балтачта – 33200, Әтнәдә 32500 сум туры килә.

Безнең районда иң күп хезмәт хакын “Кишет” ширкәте түләгән – 43 мең сум, “Северный”да – 40 мең, “Курса МТСы”нда 37 мең сум.

– Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җиткергән тәкъдимнәр буенча комбайнчылар ремонт башланганнан алып урып-җыю төгәлләнгәнче 280–400 мең сум акча эшләргә тиеш, – ди Марат Абдуллин.

Һәр хуҗалык шушы тәкъдимнәрдән чыгып үзенең түләү тәртибен, кызыксындыру чараларын билгеләде.

Районның да үз кызыксындыру чаралары көчендә кала. Атна саен комбайнчыларның эшенә йомгак ясалып, алдынгылар район башлыгының Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр белән бүләкләнәчәк. Урып-җыю тәмамлангач 20 алдынгы комбайнчы 10ар мең сум премия алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X