erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Тукай юлы буйлап” җәяүле сәяхәт

13 нче сентябрь көнне районыбызның 4 мәктәбеннән җыелган укучылар төркеме зур көч булып берләшеп, “Тукай юлы – Путь Тукая” дип исемләнгән җәяүле сәяхәткә барды.

 

Һәр тарафтан Тукай җырын тоям,

Сукмагымда – Тукай эзләрен.

Күңелемдә балкый , маяк булып,

Тукай моңы, Тукай сүзләре.

Ил агыла Кырлай, Кушлавычка

Күрер өчен моңлы якларны.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шигъри сәфәр ясый шәкертләрең

Тоясынмы, Тукай, аларны?

13 нче сентябрь көнне районыбызның 4 мәктәбеннән җыелган укучылар төркеме зур көч булып берләшеп, “Тукай юлы – Путь Тукая” дип исемләнгән җәяүле сәяхәткә барды. Сәяхәтебез Иске Кырлай авылыннан башланды. Сәяхәткә чыгар алдыннан укучыларга хәерле юллар теләп, Рамил Илгиз улы, үзенең изге теләкләрен теләде. Җәяүле сәяхәтебез Иске Иябаш, Яңа Иябаш авыллары аша, 11 чакрым араны үз эченә алды. Юлда барганда безне җылы талгын җилләр, иркен басу-кырлар, гүзәл табигатьле авыллар озатып барды. Укучылар ару-талуны белмичә, Тукай эзләре буенча, горурлык хисләре тоеп атлады.

Арчаның икенче мәктәбеннән “ Яшь хәрбичеләр”, җиденче мәктәбеннән “ СМС балалар”, Түбән Мәтәскә мәктәбеннән “Варислар”, Арчаның 5нче гимназиясеннән “ Җиңү волонтерлары” төркемнәре Габдулла Тукай музеенда интелектуаль уенда актив катнаштылар. Укучылар бөек шагыйребезнең тормыш юлы, иҗаты буенча белемнәрен күрсәттеләр. Төркемнәрне истәлекле бүләкләр, мактау хатлары белән бүләкләделәр. Җәяүле сәяхәттә катнашучыларның  һәрберсенә мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Данил улы  таныклык тапшырды.  Бүгенге көнебез, сәяхәтебез бик мавыктыргыч, күңелле үтте. Без Тукай эзләрен беркайчан да суытмабыз, күңелләрдә сакларбыз.

Ләйсән Галимова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X