erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Унберенче сыйныфта быел өч укучы . Өчесе дә алтын медальгә бара

“Бездә әзерлек 1нче сентябрьдән башланды инде. Консультацияләр бара”

Унберенче сыйныфта быел өч укучы – ике егет, бер кыз. Өчесе дә алтын медальгә бара. Физкультура дәресеннән соң алар белән дә очраштык, киләчәккә планнары белән кызыксындык. Рәсемдә: Рүзәл Әүхәдиев, Алсинә Вәлиуллина, Әсхәт Гәрәев. Әсхәт Ташкичү авылыннан, югары сыйныфларга укырга Ашытбаш мәктәбенә килгән. Киләчәктә физика-математика юнәлеше буенча китәргә, техник югары уку йортына керергә планлаштыра. Рүзәл нинди һөнәр сайлавын әлегә сер итеп саклый. Рус теле, математика, физика буенча имтиханнар тапшырырга әзерләнә. “Бездә әзерлек 1нче сентябрьдән башланды инде. Консультацияләр бара”, – ди. Алсинәнең хыялы табибә булу. “Һәр фәнне яратып укыйм. Укытучыларга рәхмәтебез чиксез зур. Алар бөтен көчләрен куеп безгә ныклы белем бирү өчен тырыша”, – ди ул.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X