erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үзара тыгыз элемтәдә торалар. Алардан башка булмый.

Бу турыда “Казан арты” тарих-этнография музееның этнография бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Хаҗиева хәбәр итә.

"Казан арта" тарих-этнография музеенда “Яшьлегемә кайтыр идем” исемле җылы очрашу кичәсе узды. 
Музей коллективы өлкәннәр белән дә тыгыз элемтәдә яши,  бер генә чара да аларның төпле киңәшләре, җылы чыгышларыннан башка үтми, ә менә буген чәй табыны янында аралаштык, истәлекләрне барладык! Арча районы ветераннар Советы рәисе Хәмидуллина Рамзия Шәрип кызы, Арча районы хатын-кызлар Советы рәисе Гатауллина Альмира Мидхәт кызы,  “Казан арты” музее директоры Камалова Гөлназ Гыйльметдин кызы өлкәннәребезгә үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр.
 Кичәдә районыбыз тарихына багышланган сорауларга җаваплар эзләдек, күренекле шәхесләрне искә алдык.  Туган як турындагы җырлар чараның әһәмиятен тагы да арттырды.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хөрмәтле өлкәннәребез! Якыннарыгызның яратуын һәм хөрмәтен тоеп яшәгез. Көннәрегез якты һәм матур булсын, күңелегездә тынычлык хөкем сөрсен, йөрәкләрегездә яшьлек дәрте мәңге сүнмәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X