erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Ватан” хуҗалыгында азык әзерләү үзәге ачылды

Казан журналистлары Арчада нигә килде?

Республика газеталары һәм телевидение, радио журналистлары Арча районында булып киттеләр.

Максатлары – районда төзелгән яңа объектлар белән танышу һәм республика матбугаты, радио, телевидениесе аша халыкка җиткерү. Аларны Арча районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин озатып йөрде.

Журналистлар беренче булып Иске Чүриле авылындагы (“Яңарыш” ширкәте) яңа төзелгән сөтчелек комплексында булылар.

– Комплекс 1200 баш терлеккә исәпләнгән. Хәзерге вакытта анда 600 баш савым сыеры. Штерә, Ашабаш фермаларындагы сыерларның барысын да шушы фермада җыйдык. Биредә нәселле сыерлар гына. Киләсе елга тагын 300 башка арттырырга планлаштырабыз. Бинаның нигезе салынды инде, – дип аңлатты зоотехник Ришат Вәлиев. – Аерым савым залы бар. Өзлексез эшләүче система урнаштырылды. Барлыгы биш кеше хезмәт күрсәтә. Өчесе савымчы, берсе сыерларны куып кертүче һәм компьютерга бөтен информацияне туплап баручы оператор. Бар да цифрлаштырылган, сыерлар, аларга вакцина ясау, тукландыру, сөт буенча бөтен информация шул компьютерга килеп бара. Һәр хезмәткәрнең телефонында программа урнаштырылган. Алар да шуның нигезендә эшли.

Кырчылыкта “Агросигнал” дигән программа нигезләнсәләр, терлекчелектә “Дерифидер”дигән ашату программасы кертелгән. Бу хакта безгә Ленар Абдуллин аңлатып үтте. “Беренче булып аның нигезендә “Яңарыш” ширкәте эшли башлады. Хәзер ул 7 хуҗалыкта бар. Компьютерда рационы куелган, трактор җитәрлек күләмдә генә азык кертә. Санап чыгардык. Шуның нәтиҗәсендә елга 2500 тонна (ике сенаж чокыры) азыкка экономия ясала. Программаны кую, хезмәт күрсәтү 5 миллион сумга төшсә дә, 49 миллион чиста файда кала”, – диде ул. 

Шул көнне “Ватан” хуҗалыгында азык әзерләү үзәге ачылды. Мондый үзәк әле “Кырлай” ширкәтендә генә булган. Хәзерге вакытта “Яңарыш”, “Северный” хуҗалыкларында да төзелеп килә икән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Азык әзерләү үзәген сентябрь ахырында эшли башлаган идек. Үз көчебез белән. 12 миллион сумга төште ул, – диде хуҗалык җитәкчесе Мансур Әхмәтов.

– Бездә 700 баш савым сыеры бар. Өч бүлекчәдә. Сөт саву буенча үсеш белән барабыз. Эшләү өчен шартлар тудырылган. Кышка җитәрлек азык тупланды. Менә хәзер азык әзерләү цехы ачыла. Аның өчен махсус техникалар, “Хозяин” дигән миксер алдык. Компьютерга махсус программа куелды. Азык әзерләү өчен бөтен компонентлар да бар. Күпме күләмдә саласын программа үзе исәпли. Мәсәлән, 700 килограмм саламга тонна ярым сенаж, бер тонна силос, тиешле күләмдә катнаш азык салына. Анысы да үзебездә ясала. Кайсы төркемгә күпме җибәрәсен дә компьютер үзе билгели. Фермаларга тарату өчен махсус трактор арбалары да сатып алдык, – дип азык әзерләү үзәгенең эшләү процессы белән баш зоотехник Айдар Хәбиров таныштырып үтте.

Журналистлар Пөшәңгәр фермасында да булдылар, шушы махсус техниканың терлекләргә азык өләшү процессын күзәттеләр.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X