erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Әй, Дания, сиңа җиңел эш бирсәм, мин башкалардан ничек эш таләп итә алам инде?”

Ул бик гадел булды, эшләгән кешегә ярдәм итми калмый иде.

Геройлар – безнең горурлык

20 сентябрьдә Арча педагогика көллиятендә якташыбыз, Социалистик Хезмәт Герое Илсур Шәйхетдиновның “Гомерем мизгелләре” дигән китабын тәкъдир итү булды.

Арча район башлыгы Илшат Нуриев Геройларның районның горурлыгы булулары турында әйтеп үтте, олы тормыш һәм хезмәт юлы узган райондашларыбызга рәхмәтен белдерде. Ул Социалистик Хезмәт Геройлары Илсур Шәйхетдиновка, Стелла Габдрахмановага “Районның мактаулы гражданины” дигән күкрәк билгеләре, таныклыклар тапшырды. Мондый бүләкне Мирҗәм авылында яшәүче Социалистик Хезмәт Герое Дания Галимованың өенә барып тапшырачаклар.

Кичә бик матур, эчтәлекле үтте. Илсур аганың хезмәттәшләре хатирәләрне яңарттылар, көллият студентлары кичәне җыр, биюләр белән аралаштырып алып бардылар.

Әлеге  очрашуның Арча педагогика көллиятендә узуы юкка гына түгел. “Түбән Сәрдәнең җидееллык мәктәбен тәмамлауга, әти белән киңәштек тә, миңа Арча педагогия училищесына укырга керергә, укытучы булырга кирәк дигән фикергә килдек. Августның егермеләрендә рус теленнән бер генә имтихан биреп, педагогия училищесының беренче курсына студент итеп алдылар”, – дип яза ул үзенең “Гомерем мизгелләре” китабында.

– Әлеге китапны әзерләгәндә миңа Илсур абыйның уку көндәлекләре белән танышырга туры килде, – дип сөйләгән иде Түбән Аты авылында яшәүче Ядкәр Мөхәммәдиев. –  Кайда гына укыса да, аның билгеләре “5”ле генә.

Әмма Илсур дигән егеткә укытучы булырга язмаган икән. Комсомол райкомында эшләүче дус егете (ул да Ядкәр исемле) аңа Үрнәк поселогындагы авыл хуҗалыгы училищесында бер еллык курслар ачылуын, анда киң профильле тракторчы-машинистлар хәзерләнәчәген әйтә. Студентларга айга 260 сум стипендия, өч тапкыр ашату, кием-салым, шәхси йортларда бушлай урыннар каралган. Тамагын туйдыра алмаган студентка нәрсә кирәк тагын? “Әти-әниләрнең ризалыгын алдык та, ул комсомолдагы эшен, мин педучилищедагы укуымны ташлап, 1954 елның 12 маенда Ядкәр белән Үрнәкнең 9 номерлы авыл хуҗалыгы училищесының бер еллык киң профильле тракторчы-машинист хәзерләү курсларына гариза биреп укырга кердек”.

Шунысы игътибарга лаеклы,  абруйлы ике уку йортында да булачак Социалистик Хезмәт Героеның үзләрендә укулары белән чиксез горурланалар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Илсур Шәйхетдинов училищены тәмамлап, 1955 елның 13 маенда 20 колхозга хезмәт күрсәтүче Арча МТСында тракторчы булып эшли.

Армия хезмәтеннән соң егет “Татнефтепроводстрой” трестының 3нче төзү-монтаж идарәсендә бульдозерчы булып эшли башлый. Чиләбегә торба салучы кран машисты һөнәрен үзләштерергә җибәрелә. Аннан кайткач бригадир булып билгеләнә. Участок начальнигы, идарә башлыгы, генераль директор урынбасары була. Тайга урманнарында, Себер сазлыкларында эшләргә туры килә. Краснодар краенда, Калмык республикасында, Украинада газ үткәргечләр салалар. 30 яшендә Илсур Шәйхетдинов Ленин ордены белән бүләкләнә.

– 40 ел элек Илсур абый сабантуйга кайткач мин аннан: “Сездә эшләп буламы?” – дип сорадым, – ди Ядкәр Мөхәммәдиев. – Гариза яздырды да, икенче көнне алып та китте. “8 Март” колхозыннан ул вакытта 36 ир-егет шунда эшләде. Без барыбыз да Илсур абыйдан курка идек. Офыкта ул пәйда булгач һәрберебез нинди дә булса корал алып эшли башлыйбыз. Энесе Зөфәргә алыр әйбер калмаганмы – баш киемен салып шуның белән торба чистарта башлый иде. Илсур абый тик торганны бер дә яратмады. Тик ул бик гадел булды, эшләгән кешегә ярдәм итми калмый иде.

Кичәдә шундый вакыйганы да сөйләделәр. Хатыны Дания аннан берәр җиңелрәк эш булмасмы, дип сорый. “Әй, Дания, сиңа җиңел эш бирсәм, мин башкалардан ничек эш таләп итә алам инде?” – ди ул.

Әлеге очрашуда да Илсур абыйдан: “Герой булу өчен нишләргә кирәк?” – дип сорадылар. Ул гади генә итеп: “Тырышып эшләргә кирәк”, – диде.

Ильяс Фәттахов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X