erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әй, рәхәтләнде инде балалар

Күңелне бәйрәм кәефе биләп ала.

 

Быел Арчада Үзәк чыршыны ачу тантанасы 11 декабрьдә үк үтте. Бик иртә дә, кар да аз, шуңа Арчада кардан, боздан фигуралар ясау шаукымы әле башланып кына килә. Беренче булып, һәрвакыттагыча, бу эшкә мәктәпләр, балалар бакчалары керешеп китте.

Өйләрдә дә Яңа елга әзерлек башланды инде. Кайсы йорт тәрәзәсенә карама, чыршы утлары ялт-йолт килә. Аеруча балалы өйдә чыршы бизәми калып булмый. Хәер, Яңа ел алдыннан өлкәннәр дә балага әверелә, дисәк, берәү дә каршы килмәс. Үзебездән чыгып әйтәм. Өйдә кечкенә бала булмаса да, декабрь башында ук чыршы түрдә үз урынын алды. Кичен шәһәр урамына чыксагыз да, тирә-юнь аллы-гөлле утлар белән балкып тора. Күңелне бәйрәм кәефе биләп ала.

Үзәк чыршы ачу тантанасына кеше күп килгән иде. Борыннарны чеметтерерлек суыктан да куркып калмаганнар.  Тансыклаганнар. Күптән андый бәйрәмнәрнең булганы юк иде. Аннан үз күңелеңне үзең күреп, биеп торсаң, туңмыйсың да. Андый кеше яныннан суык үзе куркып китә. Биемичә түзә торган да түгел иде ул көнне. Матур, рәхәт бәйрәм. Ошады. Бизәлеш тә искиткеч. Чыршы – мәйдан күрке. Соңгы елларда бертөрлелектән туеп, чыршы ачу тантанасына бармый да башлаган идек. Бу юлы күңелгә хуш килде. Озак та бармады, җитте дә.

Капкадан керә-керешкә Кыш бабай тавышы колакка ишетелде. Ул балаларны да, өлкәннәрне кече сәхнә янына җыйган да, үзе дә алар белән мәш килеп биеп йөри. Кар кызын да читтә калдырмаган. Шунда ук хәрәкәтчән уеннар да оештырыла, Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары белән кулга-кул тотынып та биеп була. Әй, рәхәтләнде инде балалар. Шундый мөмкинлекне аларга шәһәр балалар бакчалары коллективлары тудырган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тагын бер күңелгә ошаган күренеш турында әйтеп китәсе килә – стадионга керү юлындагы йортларда остаханәләр эшли. Яңалык түгел бу, диярсез. Әйе, яңалык түгел. Башка елларда алар махсус ТатАрча Кар бабае программасы нигезендә ишекләрен ачалар иде. Бу юлы әти-әниләренә ияреп чыршы ачу тантанасына төшкән балаларга җылынып чыгу мөмкинлеге тудыруны да күз алдында тотып эшләнгән. Ягъни, ике куянның койрыгын берьюлы тотканнар. Арча сәнгать мәктәбе, Арча үзәк китапханәсе, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре балаларны нәрсәдер булса ясарга да өйрәтәләр, шул ук вакытта бераз җылынып та чыгасың. Ә инде Кыш бабай йортында аларны Мәдәният йорты хезмәткәрләре каршы ала һәм Кыш бабай, Кар кызы катнашында тамаша тәкъдим итә.

Үзәк чыршы янында да кеше күп иде. Татар эстрадасының танылган йолдызлары чыгыш ясасын да, шундый тамашадан читтә кал, имеш. Арчалар эстрада йолдызлары Татарстан Республикасының халык артисткасы Резедә Шәрәфиева, Илдар Әхмәтов, Илназ Гарипов, Гөлназ-Илсур Шәрипҗановлар, шулай ук үзебезнең талантлы үзешчәннәребез чыгышларын карап рухландылар.

Район башлыгы Илшат Нуриев арчаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

– Коронавирус дигән чир килеп чыгу нәтиҗәсендә ел авыр килде. Без генә түгел, бөтен дөнья халкы кыенлык кичерде. Әмма сынатмадык, ашлыгын да җыеп алдык, савымчыларыбыз да тырышты, төзелеш тә туктап тормады. Киләсе ел бары шатлыклар гына алып килсен. Сәламәт булыйк, диде ул.

Бәйрәм җыр-бию белән дәвам итте. Соңыннан бәйрәм салюты күкне бизәде. Хәерлегә булсын. Яңа 2021 ел һәр йортка бәрәкәт, һәр кешегә бәхет алып килсен, сәламәтлектән аермасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X