erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа уку елы уңышлар һәм якты тәэсирләр алып килсен!

Яңа уку елы башланырга санаулы гына көннәр калып бара.

Яңа уку елына аяк басарга санаулы көннәр калып бара. Районыбыз укытучылары аңа нинди әзерлек белән килә?

Берничә сорау белән без район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Данил улы Мөхәмәдияровка мөрәҗәгать иттек. Шулай ук Арча районы белем бирү системасы алдында торган көнүзәк мәсьәләләр белән дә кызыксындык.

– Рамил Данилевич, беренче чиратта район мәгариф системасы алдында торган иң төп бурычны ассызыклап китсәгез иде.

– Бүген мәгариф идарәсе һәм белем бирү учреждениеләре алдында торган  иң мөһим бурыч – укучыларны, аларның шәхси ихтыяҗларын, әти-әниләрнең, җәмгыятьнең  ихтыяҗын канәгатьләндерүгә юнәлтелгән югары сыйфатлы  белем белән коралландыру, бу ихтыяҗларны  үтәү өчен оптималь шартлар тудыру һәм әхлакый яктан сәламәт, уңышлы,  көндәшлеккә сәләтле балалар тәрбияләү. Район мәгариф системасының бу бурычларны уңышлы хәл итү өчен мөһим булган бөтен  ресурслары да бар.

– Авылларда балалар санының кимүе һәркемгә мәгълүм. Һәм бездә генә дә түгел. Шулай да, быелгы уку елында барысы ничә бала беренче сыйныфка керәчәк?

– 1 сентябрь көнне районыбыз мәктәпләрендә  735  укучы өчен мәктәп кыңгыравы  беренче тапкыр яңгыраячак. Алар мәктәптә бары тик файдалы белемнәр генә үзләштерерләр дип ышанып калабыз. 

– Яңа уку елына райондагы мәгариф учреждениеләренең әзерлеге ни дәрәҗәдә?

– Мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеген махсус комиссия тикшереп чыкты. Комиссия составында үзем дә бар идем. Һәр мәгариф учреждениесендә әзерлекне уңай бәяләдек.

– Яңа уку елында мәгариф учреждениеләрендә нинди өстенлекле  эш юнәлешләрен гамәлгә ашыруны күз алдында тотасыз? Бу хакта да берничә сүз әйтеп китсәгез яхшы булыр иде.

– Төп максатыбыз, кабатлап китим, белем бирү сыйфатын күтәрү. Моңа педагогларның һөнәри үсеше аша ирешәчәкбез. Сәләтле балалар белән эшләү системасы үстереләчәк. Грантларда катнашуны активлаштырабыз. Техник, иҗат, тәрбия, физкультура-сәламәтләндерү һәм массакүләм-спорт эшләрен яхшыртачакбыз.

– Сәләтле балалар белән эшләүнең беренче күрсәткече – ул фән олимпиадаларында яулаган урыннар. Бу юнәлештә районда уңышлар күпме? Алдагы уку елына эшне ничек оештырырга планлаштырасыз?

Узган уку елында фән олимпиадаларында 122 урын яуладык. Алар арасында укучыларыбызның татар теле һәм әдәбияты буенча ирешкән уңышлары аеруча куандыра. 47 урын республикакүләм олимпиадаларыннан алып кайттылар, халыкара олимпиада да 4 урын бар. “Сәләтле балалар белән индивидуаль эш алып бару атласы” булдырдык. Олимпиадаларга хәзерлекне Казан федераль университет галимнәре һәм үзебезнең тәҗрибәле югары категорияле укытучылар белән алып барабыз. Бу уку елында да шул эшне дәвам итәчәкбез.

 

2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Бу уңайдан Арча җирлегендә нинди чаралар уздырылды?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Һәр  мәгариф учреждениесе алдан төзелгән план буенча эшләде.  Быел якташ әдибебез Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулды. Бөтен чараларга тукталмыйча, традицион Тукай укулары турында гына искә алып китәм. Ул, гадәттәгечә, югары биеклектә узды. Монда башка төбәкләрдән дә укучылар һәм укытучылар катнашты. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан һәр белем бирү учреждениесендә көн саен нинди дә булса чара узды һәм бүгенге көндә дә бу эш алып барыла.

– Рамил Данилевич, шәхсән сез үзегез татарча бик камил сөйләшәсез.

– Арча бит – данлыклы Казан арты. Арча җирлегендә туып-үстем, шушы җирлектә яшим һәм хезмәт куям. Әти-әнием дә татарча сөйләште.  Аннан Казанбаш мәктәбендә директор булдым. Татар авылы, татар балалары. Телне чарлау өчен авыл мәктәбендә эшләвем дә ярдәм иткәндер, дип уйлыйм.

– Яңа уку елы башланырга санаулы гына көннәр калып бара. Мәгариф хезмәткәрләренә, әти-әниләргә, укучыларга теләкләрегез...

– Яңа уку елы – булырга тиешле закончалык. Хәерле сәгатьтә башлансын! Иң элек барыбызга да нык сәламәтлек телим. Укучыларда белем алуга кызыксыну, файдалы яңаны ачарга омтылу теләге сүнмәсен-сүрелмәсен. Ә педагогларыбызда инде иҗади фикерли ала торган, креатив, конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләүдә  позитив иҗади эш дәрте һәркөн артып торсын. Белем бирү белән беррәттән, аларны үзебез ирешә алмаган үрләрне яуларга сәләтле итеп тәрбияләргә тырышыйк. Әти-әниләргә көч һәм сабырлык телим. Алар белән алга таба да аңлашып-аралашып эшләрбез дип ышанам. Якынлашып килүче Белем бәйрәме белән! Яңа уку елы уңышлар һәм якты тәэсирләр алып килсен!

 

 

 

 

 

 

 

        

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X