erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ялдан кайтып килгәндә авариядә әтисе, әнисе, әбисе, ике уллары үлгән - бер кыз гына исән

Бала ятим калган

20 августта Саратов өлкәсенең Вольск шәһәре янында коточкыч авариядә биш кеше үлә. Соңрак ачыкланганча, алар ялдан кайтып килүче гаилә була. Әниләре Галина Пухачева Дәүләт милеге белән идарә итү министрлыгының реестр бүлеге башлыгы булып эшли, дип хәбәр итте «Комсомольская правда».

Пухачевлар ялдан Екатеринбургка өйләренә кайтып бара. Шул чакта аларның «Лада Ларгус» машинасы «Камаз» машинасына бәрелә. Бәрелештән соң, йөк машинасы да, җиңел автомобиль дә каршы як полосага очып чыга. Алар «Вольво» фурасына бәрелә. 

Галина, аның ире Станислав, өлкән яшьтәге әбиләре, ике улы урында ук һәлак була. Авариядән соң 3 яшьлек кыз бала исән кала. 

23 августта Пухачевларның мәетләрнең танырга туганнары килә. Аннары аларны Екатеринбургка алып китәләр. Исән калган нәни кызны санитария авиациясе ярдәмендә туган ягына кайтарачаклар. Ләкин моны баланың хәле яхшыргач кына эшләячәкләр. 

 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Хәзерге вакытта баланы хастаханәдә табиблар күзәтеп тора. Өлкә реаниматологлары һәм комбустиологлары белән киңәшеп эшлиләр. Баланың хәле катлаулы, ләкин стабиль дип бәяләнә», — дип аңлатканнар Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Ятимә калган кызны апасы — әтисенең беренче никахта туган кызы — үзенә алачак.

«Ксения Саратов өлкәсенә китте инде, ул мәетләрне танырга бара. Аның үзенең дә ике улы бар. Алар ире белән килешеп, ятимә сеңлесен дә үзенә алырга карар кылган», — ди танышлары.

Фото: saratov.sledcom.ru

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/faiga/yaldan-kaytyp-kilgnd-avariyad-tise-nise-bise-ike-ullary-lgn-ber-kyz-gyna-isn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X