Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Ялган белешмә биргән медикка төрмә яный

    Ялган белешмәләр турында ишетеп беләбез.

    Татарстанда медицина хезмәткәре Covid-19 дан вакцинация турында белешмә сатып "эләккән".

    Медицина учреждениесендә эшләүче хезмәткәрләрнең берсе коронавирустан вакцинация турында ялган белешмә биргән. Чынлыкта, вакцина кадатылмаган. Бу факт ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләренең Апас районы хокук сакчылары белән берлектә эш итүе вакытында ачыкланган.

    Реклама

    Шул ук вакытта вакцинация турындагы мәгълүматлар дәүләт реестрына һәм башка рәсми документларга да кертелгән.
    “Ялган документлар, дәүләт бүләкләре, штамп, мөһер яки бланклар ясау яки әйләнештә йөртү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер медикка ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный

    Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/yalgan-beleshm-yazgan-medikka-trm-yanyy

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: