erid:2VtzquqpS7d
Янгыннан кеше ярдәменнән башка чыга алмаган
Арча яңалыклары

Янгыннан кеше ярдәменнән башка чыга алмаган

Ярый әле махсус җайланма тавыш биргән.

Кичә 17.40 сәгатьтә 112 бердәм номерына ГЭС бистәсендә урнашкан бер йорттагы фатирда янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Биредә яшәүче 79 яшьлек хатын-кыз кесә телефонын корырга куйган һәм үзе йокларга яткан. Йокы аралаш ул янгын турында хәбәр итүче җайланманың тавышын ишеткән, күзләрен ачкан һәм диванга ут кабуын күргән. Олы яшьтә булу сәбәпле хатын-кыз төтен белән тулган фатирдан кеше ярдәменнән башка гына чыга алмаган.
 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев