erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ярдәмгә мохтаҗларны караган өчен компенсация түләнә

Әңгәмәдәшебез – Пенсия фондының Арчадагы клиентлар хезмәте җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина.

 

– Гөлназ Гыйлембаевна, өлкән кешеләрне караган өчен түләүләр барын беләбез. Бу түләүләр буенча газета укучыларыбызда сораулар бар. Карауга мохтаҗ кешеләр категориясенә кемнәр керә?

– Бу категориягә 1 төркемдәге инвалидлар, инвалид балалар, 80 яшьтән узганнар һәм 80 яшькә кадәрле медицина нәтиҗәсе буенча ярдәмгә мохтаҗ пенсионерлар керә.

– Караучының тәрбиягә мохтаҗ кеше белән бергә яшәве яки бер гаиләнеке булуы мәҗбүриме?

– Мәҗбүри түгел.

– Караучы булып теркәлү өчен төп шарт нинди?

– Караучы хезмәткә яраклы һәм беркайда да эшләмәүче булырга тиеш. Яшәү урыны буенча мәшгульлек үзәгендә исәптә тормау һәм пособие алмауны раслаучы белешмә кирәк булачак. Балалар 14 яшьтән караучы булып теркәлә ала.

– Пенсионер караучы булып теркәлә аламы?

– Юк.

– Компенсациянең күләме күпме?

– 1200 сум. 2019 елның 1 июленнән инвалид балаларны һәм туганнан инвалид булган балаларны әти—әнисе яки опекуннар караса, 10 мең сум түләнә.

– Караучы булып теркәлү өчен кая мөрәҗәгать итәргә?

– Гариза белән Пенсия фондына яки электрон челтәрләр аша шәхси кабинет һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша мөрәҗәгать итәргә була.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Нинди документлар кирәк булачак?

– Караучыдан шәхесне раслаучы документ,  эшсезлек буенча пособие алмавына белешмә, укый торган балага уку йортыннан белешмә сорала. 80 яшенә җитмәгән пенсионер карауга мохтаҗ икән, ул вакытта аңа медицина нәтиҗәсе белешмәсе кирәк булачак.

– Ә 14 яше тулган балаларга нинди документлар кирәк?

– Әти–әнидән, опека һәм попечительлек органыннан укудан тыш буш вакытында тәрбиягә мохтаҗ кешегә ярдәм итүгә ризалык кәгазе кирәк.

– Кирәкле документлар пенсия фондында булырга да мөмкин бит.

– Тиешле документлар пенсия фондында булса, кабаттан ул документларны алып килергә кирәкми.

– Бар да тәртиптә булган очракта, компенсация кайчан килә башлый?

– Караучыга компенсация тәрбиягә мохтаҗ кешене карый башлаган айдан исәпләнә.

– Үзмәшгуль булып теркәлгәннәр бу хокуктан файдалана аламы?

– Үзмәшгуль булып теркәл-гәннәр дә рәсми рәвештә тәрбиягә мохтаҗларга ярдәм итә ала.

– Рәсми рәвештә теркәлеп, мохтаҗларга ярдәм итү еллары стажга керәме?

– Стажга керә. Караучы рәсми рәвештә башка эшкә керә икән, ул вакытта 5 көн эчендә пенсия фондына хәбәр итәргә тиеш.

Румия Надршина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X