erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ярлы илләргә ачлык яный

Моңа кадәр тыныч кына барган тормышыбыз үзгәреп китте. Көтмәгәндә пандемия баш калкытты, инде зуррак сынаулар көтмәсен үзебезне.

Бу көннәрдә Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) Бөтендөнья азык-төлек программасының башкарма директоры Дэвид Бизли шомлы белдерү ясап, хафага салды. Әгәр берничә ай эчендә азык-төлек иминлеген тәэмин итү буенча үз вакытында чаралар күрелмәсә, ачлык башлануы ихтимал.

         Дэвид Бизли белдерүенчә, бүген дөньяда 821 миллион кеше ачлыктан изалана.  Әгәр вакыйгалар начар якка борылса, ачлык белән дөньяның 30 иле күзгә-күз очрашачак, ә бүген шуларның унысында берәр миллион кеше тамак туймаудан җәфа чигә.

         “Әлегә дөньяда зур күләмле ачлык юк. Әмма мин сезне кисәтергә тиеш, әгәр бүгеннән эшкә тотынмасак, ул чакта без берничә айдан библия күләмендәге ачлык белән очрашачакбыз”,—дип саный ул. Сугыш-чуалышлар зонасында яшәүче халыкларның ачлык чигенә килеп терәлүләре ихтимал.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

          Хәзер БМО пргораммаларына 10—12 млрд. доллар акча таләп ителә. Былтыр бу сумма рекордлы дәрәҗәдә — 8,3 млрд. доллар күләмендә җыелган булган.  Оешма якын вакытларда мохтаҗ илләргә ярдәм итү өчен азык-төлек запасы туплауга керешмәкче. Русиянең БМОдагы даими вәкиленең беренче урынбасары Дмитрий Полянский, Русия мохтаҗ илләргә гуманитар ярдәм күрсәтүгә зур игътибар бүлә, дип белдерде. Бу максатлар өчен Русия ел саен 40 миллион доллардан артык акча бүлә.

         Кызганычка каршы, дөньяда коронавирус йоктыручылар саны да арта бара — хәзер алар 2,5 миллионнан артып китте. Әллә кайдан чире килеп чыкты, ул санаулы вакыт эчендә дөньяны ялмап алды. Ахыры хәерле булсын инде.

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/d-nyada-nil-r-bar/Yarli-ill-rg-achlik-yaniy-234345/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X