erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Язгы каникуллар” акциясе

23 мартта “Язгы каникуллар” профилактик акциясе старт алды. Ул 5 апрельгә кадәр дәвам итә.

Бу көннәрдә ЮХИДИ хезмәткәрләре яшь пассажирларны автомобильдә утыртып йөрү белән бәйле булган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларына игътибарны юнәлтәчәк.

2022 елның 2 аенда республика юлларында булган 41 юл-транспорт һәлакәтендә 2 бала һәлак булып, 42 бала төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган. Юл һәлакәтенә очраган балаларның күбесе җәяүлеләр. Шундый 22 очракта бер бала һәлак булган, 21е тән җәрәхәте алган.  Ә пассажир балалар катнашында 18 юл-транспорт һәлакәтендә шулай ук бер бала үлгән, 20 бала зыян күргән. “Машинага баланы утырткансыз икән, аны тотып торучы махсус җайланма турында да онытмаска кирәк. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар куркынычсызлык каешы тагарга тиеш. Бу кагыйдәне бозучыларга 3 мең сум штраф каралган”, – дип кисәтә ЮХИДИ хезмәткәрләре.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган балалар да полиция хезмәткәрләре игътибарыннан читтә калмый. Андый очракта әлеге бала турындагы мәгълүмат укыган мәктәбенә юллана, – диде Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы полиция капитаны Илфат Шиһабиев. – Игътибарлы булыгыз, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһим булуы турында онытмагыз.

Балаларны кече яшьтән юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү буенча районда төрле чаралар оештырыла. Күптән түгел балалар бакчалары арасында “Яшел ут” дигән республика бәйгесенең район этабы үтте. Җиңүчеләргә бүләкләр дә тапшырылды. Каникуллар алдыннан Арчаның беренче мәктәбе яшь юл инспекторлары ЮХИДИ хезмәткәрләре, “Форпост” отряды белән юлга чыкканнар. Бу акция дә каникул көннәрендә балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатында оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X