erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Язмыш, тәкъдир...

Буйсынырга кирәк”.

“83 яшьтәге олы апам Розаның олы улы Ишнаратта яшәгән Фәргать Кави улы Асатов өч баласын ятим калдырып (төпчеге әле 5нче сыйныфта гына укый иде) вафат булды. Әмма табиблар аны үлемнән йолып калу өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшләде. Тик... соң иде шул инде, бик соң иде”, – ди Гөлзада апа Сафиуллина.

Фәргать ике ай авырган, бер ай буе өйдә яткан, табибларга мөрәҗәгать итмәгән. Ахыр чиктә хастаханәгә эләккән. Инде тазардым, дип өйгә кайткан. Тик авыру катлауланып киткән, үпкәгә төшкән. Тагын хастаханә... Вертолет белән Казанга алып киткәннәр. Бер тәүлек торган. Табиблар никадәр көрәшсәләр дә, алып кала алмаганнар. Соңга калган.

– Энекәшебезне исән калдыру өчен бөтенесе күтәрелде. Арчадагы энесе Фәрит, дустым Хәлил Гайнетдинов, киявебез Фәргать Галлямов, Мәскәүдән Марат энем Токушов, Казан, Арча табиблары, Ишнарат халкы – барыгызга да зур рәхмәт, – ди Гөлзада Сафиуллина.

Гыйнварда гына бер туганын югалткан булган инде ул. Һәм менә тагын әнисе, туганнары, гаиләсе, балалары – бөтенесе өчен бертигез зур кайгы. “Мин тугыз кешене озаттым инде. Кеше китә, күңелдә авыр тойгы кала, – ди Татарстанның халык артисткасы Гөлзада Сафиуллина. – Нишлисең, бар да Аллаһы Тәгалә кулында. Язмыш, тәкъдир. Буйсынырга кирәк”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X