erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Һәйкәлгә яңа исемнәр өстәлә

Бүген Наласада сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә яңа исемнәр өстәлде.

Сугыш беткәнгә 75 ел... Ә аның кайтавазы әле дә күк йөзен яктырткан яшен күк әледән әле ялтырап үзен искә төшерә. Моңарчы без Наласадан фронтка 321 ир-ат һәм бер хатын-кыз киткән, аларның 195  яу кырында ятып калган дип белә идек. Бөек Җиңүнең 60 еллыгына авыл уртасында алар истәлегенә яңа мемориль  ачылды. Анда сугышта һәлак булган авылдашларыбызның да, сугыштан исән кайтып вафат булган ветераннарыбызның да исемнәре мәңгеләштерелгән.

Ә менә күптән түгел генә эзтабарлар тагын бер каһарманыбыз - Нәҗметдинов Нуриның да язмышын ачыкладылар. Ул ни сәбәпледер сугышка китүчеләр исемлегенә кермәгән булган. Бары тик архив документлары ярдәмендә генә аның 1900 елда Наласа авылында туганлыгы, Арча районы хәрби комиссариаты тарафыннан фронтка җибәрелүе һәм 1943 елда һәлак булуын белә алдык. Авылдашыбыз Украинада, Луган өлкәсе,Боково-Антрацитовский районы, Мало-Николаево авылында җирләнгән. Нури аганың да (тулы исеме бәлки Нуретдин яки Нурислам булгандыр, анысын туганнарын табып ачыклап бетерәсебез бар) рухы рәнҗеп ятмасын дип, без аның исемен дә батыр авылдашлары янәшәсенә яздырып куйдык. Бу эштә безгә эшмәкәр вылдашыбыз Әнвәр абый Исмәгыйлев ярдәм итте. Аңа һәм мәрмәр плитәгә чокып язган аның хезмәткәре Фирдүс Шакировка авылдашлар исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бүген һәйкәлдә илгә Җиңү алып кайткан, 2016 елда вафат булган соңгы сугыш ветераныбыз Сабиров Газиз Сабирҗан улы исеме дә үз урынын алды. Тыныч йоклагыз ветераннар,без сезне беркайчан да онытмабыз,сезнең якты  истәлегегез безнең күңелләрдә мәңге сакланыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X