erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Йөртә безне язмышлар

Язмыш дигәнең адәм баласын кайларда гына йөртми. Арча шәһәрендә яшәүче, әле яңа гына 90 яшен тутырган Мария Лукановна Орлованың башыннан кичкән хәлләр турында калын китап язарлык.

Ерактагы Алтай краеның Мартыново дигән авылында өченче бала булып дөньяга килә ул. Әти-әнисе колхозда эшли, әтисе тимерче, әнисе терлекләр карый. Гаиләгә Кемерово өлкәсенә күчеп китәргә туры килә. Әти кеше тимер юлга эшкә урнаша.

– Сугыш башланды, тимер юлда эшләүчеләрне фронтка алмадылар, – дип сөйли Мария Лукановна. – Әти тәүлек буе эштә. Бездән ерак түгел генә авиация заводы урнашкан иде, эшелоннар бертуктаусыз үтеп торды. Миңа 13 яшь, безне класс белән тимер юлга кар көрәргә алып чыгалар, бер класска ике километр араны  чистартасы. Шуның өчен һәрберебезгә 100 грамм ипи, бер бәрәңге бирәләр. Туңып, өшеп бетә идек, хәзер менә шуның зәхмәтедер инде, аяклар авырта. Кар яумаган, буран булмаган көннәрдә укуны дәвам итәбез. Җәйләрен дә эш җитәрлек, көрәк белән бәрәңге утыртабыз, чөгендер үстерәбез. Шикәр урынына чөгендер бирәләр иде.

Җиденче классны тәмамлый кыз, әти-әнисе авырый башлыйлар, аларга булышырга туры килә. 16 яшьтән тегү тегәргә өйрәнә, эш, балалар киемнәре тегәләр. Карточка буенча ипине күбрәк бирә башлыйлар.

– Арчага ничек килеп чыктыгыз? – дип кызыксынам.

– Татарстаннан 60 кешене ФЗӨга укырга китерделәр. Шулар арасында Иван Орлов та бар иде. 1949 елда өйләнештек. Ул шуннан Германиягә хезмәт итәргә китте. Ул киткәч беренче улыбыз туды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мария Лукановнага Арчага кайтканда 24 яшь була. “Иске кирпеч заводына эшкә урнаштым, – дип сөйли ул. –  Эш җиңел түгел, көрәк белән өске катламны алып, ломнар белән чокып кызыл балчыкны кечкенә  арбаларга тутырасың. Директор Гурьянов бик әйбәт кеше иде, бервакыт чакыра бу: “Әле менә документларны карап утырдым, син тегүче икәнсең бит. Безнең тегү цехына кеше кирәк”. Шулай итеп тегү эшенә күчтем. Әйбәт эшләгәнмендер, “Яңа тормыш” район газетасында  фоторәсемем белән мактап язып чыктылар.

Райпо системасында эшләгән танышлары техник хезмәткәр булып  эшләргә чакыра. “Шул керүдән 42 ел эшләдем, – ди ул. – Тегүче булуым анда да ярап куйды. Көндез төп эшемне  башкарам, төнлә балалар киемнәре, халатлар тегәм. Иртәнге сигезгә 12 халатны кибеткә тапшырырга тиешмен. Райпо җитәкчесе Ризванов бик яхшы кеше иде, үтенеч белән кергәндә кире борып чыгарганы булмады. Пенсия рәсмиләштерергә килгәч анда эшләүчеләр минем документларны күреп гаҗәпләнделәр: “Никадәр акча эшләгәнсең, пенсияң министрныкы кебек була синең!” – диделәр.

Мария Лукановнаның шәхси тормышы да батырлыкка тиң, алты баласын гына түгел, унике көнлек оныгын үстерергә дә туры килә үзенә. “Хәзер аңа 41 яшь, кайтып хәлемне белеп тора”, – ди.

Күршеләренә, гомумән Арчада яшәүче күп кешеләргә рәхмәтле. Мария Лукановна. Сугыш елларындагы хезмәтләре өчен ул “Данлы хезмәте өчен” медале, юбилей медальләре, “Хезмәт ветераны”, “Ана даны” медальләре белән бүләкләнгән. Юбилее уңаеннан “Мәрхәмәтлек” үзәге җитәкчесе Миләүшә Шакирова район башлыгының Рәхмәт хатын, бүләк тапшырды.

Ильяс Фәттахов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X