erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ышаныч тартмасы

Коррупция фактлары турында хәбәр ит!

Коррупциягә каршы көрәш коррупцияне профилактикалауны, коррупция белән көрәшне, коррупцияле хокук бозуларны киметү яки аның нәтиҗәләрен бетерүне үз эченә ала.

Халыкның Арча муниципаль җирле үзидарәсе органнары белән үзара элемтәне нәтиҗәле итү һәм коррупцияле күренеш фактларын ачыклау өчен шартлар тудыру максатларында Арча район Советы бинасында (Арча шәһәре, Совет мәйданы, 14 йорт) гражданнарның язма мөрәҗәгатьләре өчен “Ышаныч тартмасы” куелган. Мондый тартмалар районның һәр авыл җирлегендә бар. Хәбәрләр имзасыз да, имзалы да булырга мөмкин.

“Ышаныч тартмасы”на Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары эшен яхшырту яки  үзгәртү буенча тәкъдимнәр, шәхси һәм җәмәгать характерындагы гаризалар, үтенечләр, шулай ук җирле үзидарә органнарында коррупция күренешләре, муниципаль учреждениеләр һәм предприятиеләрнең сыйфатсыз эшләве турындагы хәбәрләр кабул ителә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Ышаныч тартмасы”ның төп бурычы – гражданнарның язмача мөрәҗәгатьләрен тиз арада кабул итү, исәпкә алу һәм карау, шулай ук хәбәрләрне эшкәртү, карау һәм тиешле чаралар күрү өчен җибәрү.

Коррупция турындагы хәбәрләр шулай ук җирле үзидарәгә почта аша да җибәрелергә мөмкин. Арча муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе белән 3-25-33 номеры буенча элемтәгә керергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X