erid:2VtzquqpS7d
Югалган егетнең гәүдәсен Кама елгасы төбеннән тапканнар
Арча яңалыклары

Югалган егетнең гәүдәсен Кама елгасы төбеннән тапканнар

Тикшерү эшләре бара.  

21 августтан 22 августка каршы төндә Алабугада яшәүче 16 яшьлек кыз белән 17 яшьлек егет кабартылган көймәдә Камада йөзәргә чыгып китәләр һәм юкка чыгалар. Озак вакыт эзләгәннән соң кызның үле гәүдәсен табып алалар. Көймәнең дә эзенә төшәләр. Ул Пермь өлкәсенә үк, моннан берничә йөз километр читтә була. Һәм, ниһаять, егетнең үле гәүдәсе дә табылган. Ул Кама елгасы төбендә булган. Көймәне үтеп баручы баржа эләктереп киткән булуы мөмкин, дип фаразлыйлар. Әмма бу әле төгәл түгел.  Тикшерү эшләре бара.  

 

фото: http://elabuga-rt.ru/news/novosti/v-smerti-propavshey-v-elabuge-devushki-kriminala-ne-vyyavleno

 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев