erid:2VtzquqpS7d
Үз фәненә гашыйк
Арча яңалыклары

Үз фәненә гашыйк

Эшне системалы рәвештә алып барабыз.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Әүхәдиева: “Мин 29нчы елымны Г.Тукай исемендәге Ашытбаш мәктәбендә эшлим. Үз фәнемә гашыйкмын. Балаларда татар теленә мәхәббәт, туган телгә хөрмәт тәрбиялим. Олимпиадаларда катнашабыз. Укучыларыбыз призлы урыннарны яулый. Җиңеп, республикакүләм олимпиадаларга да баралар. Республика буенча соңгы биш елда гына да 8 призлы урыныбыз бар. Гөлинә Сәлимҗанова 10-11 сыйныфта халыкара олимпиадада ике тапкыр катнашты, 3 һәм 2нче урыннарны яулады. Районда соңгы биш елда 26 призлы урын алдык. Бу, минемчә, бик зур күрсәткеч. Эшне системалы рәвештә алып барабыз. Укучыларыбыз уңышлары да елдан ел арта”.

 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев