erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үзгәреш берничек тә күзгә ташланмый кала торган түгел

Арчага терәлеп үк утырган, аның составында булган һәм шәһәр булып саналган Божа авылының Полевая урамына су кермәгән.

Яшелчәләргә сибәргә су башнясыннан алырга була. Тик ул эчәргә яраксыз. Кайберәүләр скважина казыган. Анда да известьлы су чыга икән. Бер юл – ул да булса авыл башында урнашкан тау астындагы чишмә. Тик чишмәдән суны чиләккә чүмеч белән тутырырга кирәк икән. Бу хакта безгә Божа авылының Полевая урамында яшәүче ике ханым җиткерде. Махсус редакциягә килгәннәр иде.

– Шәһәр Советына мөрәҗәгать итәргә кирәк, – дидек.

– Бу бүгенге проблема гына түгел, күптәннән бара инде. Анда да булдык. “Үзара салымны түләмәдегез”, – диделәр. Моңа кадәр түләп килдек. Эшләделәрме соң? Быел түләмәдек, – диделәр. Без бит башкара алмаслык әйбер сорамыйбыз, чишмәне генә ясасыннар, анысын гына түләрбез.

Ә менә түләргә кирәк булган үзара салымны. Монда принциптан чыгып эш итү үзеңә аяк чалу кебек кенә яңгырый. Үзара салым акчасына бик күп мәсьәләләр хәл ителә. Аеруча чишмәләр төзекләндерелә.

Килеп карарга вәгъдә биреп саубуллаштык. Алдан шалтыратып бер шимбәдә Божага юл алдык. Чишмә янына хатын-кызлар җыелган иде инде. Чишмәне күрсәтергә дип тау астына алып төшеп киттеләр.

– Биредә су җир астыннан бәреп чыга. Бик көчле иде ул. Тик балчыклар агып төшеп, суны каплады. Бөтен җирне агач басты, – дип аңлаттылар безгә зур-зур агачлар күмеп киткән чишмәгә күрсәтеп. – Дөрес, кер чайкау урыны һәм елгачык аша чыгарга кечкенә генә күперчек ясап киттеләр. Анысы өчен рәхмәт. Бик уңай булды.

– Ә эчәргә суны сез кайдан аласыз соң?

– Менә моннан, – дип күрсәттеләр алар аз гына су җыелган ачык сулыкка күрсәтеп. – Чүмеч белән тутырабыз. Җәен ярый әле, кышын авыр, җиргә тезләнергә, хәтта ятарга да туры килә. Чишмә юлларын үзебез чистартабыз инде, безгә чишмәне эшләп бирсеннәр иде.

Газетага язуның бернинди авырлыгы юк. Тик аның белән генә проблема хәл ителерме соң? Сәбәбен белергә кирәк. Җитәкчеләр бу чишмәгә бөтенләй битараф, дип әйтеп тә булмый. Кер чайкау өчен басмасын да, күперчеген дә ясап куйганнар бит.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шушы көннәрдә шалтыратып хәлнең ничек торуы белән кызыксындык. Хатын-кызлар безгә мөрәҗәгать итү белән генә чикләнеп калмаганнар.

– Район хакимиятенә мендек без. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллин кабул итте. Тыңлады. “Казаннан инженер чакыртабыз. Төшеп карарбыз,” – диде. Сүзендә торды. Алдан хәбәр иткәч, без, хатын-кызлар, чишмә янына җыелып көтеп тордык. Дүрт машина белән килеп төштеләр. “Водоканал-Сервис” ширкәте җитәкчесе дә бар иде. Карадылар. “Кышка чишмәне ясарлармы?” – дип сорадык. Вәгъдә итмәделәр, әмма өметләнеп көтәбез, – диделәр безгә.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллин белән сөйләштек.

– Төштек без ул чишмәгә. Казаннан белгеч тә кайткан иде. Бик көчле чыганак бу. Хәтта су җыелу урыны эшләп, насос белән бөтен авылга суны шуннан җибәрергә була, дигән фикер дә булды. Тик бер нәрсә бар. Авыл чишмәдән өстә урнашкан һәм су шуннан агып төшә. Гадәттә, андый очракларда су эчәргә яраксыз була. Шуңа суның сыйфатын, составын тикшерергә кирәк. Аннан бу озакка сузыла торган күләмле эш, махсус проект буенча башкарырга кирәк. Халыкны аның кадәр тилмертеп булмый бит инде. Хәзергә “Водоканал-Сервис” ширкәте чишмәне, территориясен чистартып, боҗра куеп, су алырга уңайлы итеп ясап бирәчәк, – диде.

Ә беркөн безгә “Водоканал-Сервис” ширкәте җитәкчесе Тәлгать Миндубаев шалтыратты.

– Чишмәне ясадык. Килеп карап китә аласыз, – диде ул.

Үзгәреш берничек тә күзгә ташланмый кала торган түгел. Зур агачларны кискәннәр, әрәмәлекләрне юкка чыгарганнар, чистартканнар (“Жилкомбытсервис” ширкәте). Яктырып киткән. Иң сөендергәне – торбадан тулып су ага.

– Су юлын үзгәрткән булган. Аны каплап, икенче юлны ачтык. Суның биеклеген күтәрдек, – диде мастер Наил Галиәхмәтов. – Илсур Галиәхмәтов, Рафил Бакыев, Закир Хәкимов, Фәнис Зиннәтуллин зур хезмәт куйдылар, булдыра алганча тырыштылар.

Алдан киләсебез турында хәбәр иткән идек. Шул арада хатын-кызлар да җыелды. Алар чишмәне ясаучыларга рәхмәтләрен белдерделәр, “Тау-дан төшкәндә тотынырга бер яклы гына булса да култыкса да кирәк иде”, – дигән теләкләрен дә җиткерделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X