erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Авылдашлар очрашуы узды

Күлтәс авылында "Бер күрешү-үзе бер гомер" дип исемләнгән авылдашлар очрашуы , авыл көне үтте.

Матур җәйләр җитү белән районыбыз авылларында яшәүче һәркем "Авыл бәйрәмнәрен" сагынып көтеп ала. Кеше язмышлары очар кошлар язмышына тиң.
Бер туфракта аунап үскән, туган авыл күкрәгеннән типкән елга-суларын эчкән, бер сукмактан атлап киткән авыл балалары вакыт җиткәч тә таралыша. Инде туган авылына кунак булып кына кайта. Эчәр сулар, җыяр ризык читтә булганга бергә очрашып күрешүләр сирәк була шул. "Авыл бәйрәмнәре" исә бөтен авылдашларны үзенә җыя, очраштыра, үткәннәр хакында җылы хисләр белән искә алырга мөмкинлек бирә.
23 июль көнне бу бәйрәм Күлтәс авылында гөрләп узды. Авыл көне изге ният белән башланды- вафат булган якыннарын, туганнарын искә алып алар рухына дога кылдылар.
Чакырылган кунаклар арасында - “Туган җир ” тапшыруыннан Рамил Гарипов , Дәүләт архив хезмәткәрләре дә бар иде. Авыл җирлеге башлыгы Васыйл Расыйл улы Габдулхаков барлык авылдашларны, килгән кунакларны бәйрәм белән котлады, гармунда уйнап бәйрәм сәламен юллады.
"Кеше кая гына яшәсә дә, бу тормышта нинди генә дәрәҗә һәм уңышларга ирешсә дә, моның белән авылына, авылдашларына рәхмәтле, хөрмәтле булырга тиеш. Очрашып-күрешеп, аралашып яшәү матур гадәт, күркәм гамәл. Мондый бәйрәмнәр алга таба да дәвам итсен иде",-дип ассызыклады Васыйл Габдулхаков . Авылда башкарылган һәм башкарылачак эшләр турында да мәгълүмат бирде. Авылдашыбыз Рафаэль Юсупов , Илхам Шаяхметов , кайткан мәртәбәле кунакларыбыз да чыгыш ясадылар.

Бәйрәм барышында авылның мәдәни тормышында актив катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм оештыруда башлап йөрүче егетләребез - Илнур, Зөлфәт, Фәнисләргә, кызларыбыз - Чулпан, Миләүшә, Лилияләргә , Үрнәк җирлеге мәдәният хезмәткәрләренә , барлык оештыру эшендә катнашкан , матди ярдәм , бүләкләр тапшырган авылдашларга рәхмәтебез чиксез. Авылдашыбыз Рузалия, Гөлнәзирә апалар, Эльмира ханымнар тәмле коймак кайнар чәй белән сыйладылар. Фатыхов Мөдәрис абый ясап биргән матур, нык өстәлләр артында, очрашуга сусаган авылдашлар сөйләшеп, серләшеп туя алмадылар . Авылыбыз халкы һәм кунаклар да буш кул белән килмәгән иде. Төрле уеннарда катнашып, күңел ачкан кешеләр дә бүләксез калмады.

Авылның кияү-киленнәре дә сыната торганнардан түгел, җыр-биюгә осталар, һәркайсы үзенең һөнәрен күрсәтте. Бу көнне яңгыраган җыр-моң,дәртле биюләр ,чишмәләрдән челтерәп аккан су тавышыдай гармун-тальяннардан агылган моң бүләк итүчеләр үз авылыбызның сәхнә осталары, кайткан кунаклар булды. Ветераннарның " Мирас" хоры башкараган җырлар көчле алкышларга күмелде. Кызыклы халык уеннары, ярышлар үткәрелде. Балалар өчен милли көрәш тә оештырылды. Беркемгә дә күңелсезләнеп утырырга мөмкинлек бирелмәде, мәйдан гөр килде. Уеннарны дәртле бию көйләре алыштырды. Бер яшьлектә, бер картлыкта дигәндәй, дәртле музыка ак яулыклы әбиләр күңелен дә җилкендерде, аларны да биергә дәште.
Авыл халкы пылау белән дә сыйланды.Күмер самовары көн дәвамында кайнап торды. Түгәрәк табын артында сыйланып, гөрләшеп утыруларга ни җитә!

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Күлтәслеләр киң күңелле, кунакчыл, юмарт халык. Алар бәйрәмгә акчалата өлеш кертеп кенә калмый, һәркайсы бәйрәмгә бүләк-күчтәнәчләр белән килгән иде. Бәйрәмнән һәркем күңел тулы шатлык хисе белән таралышты.
Алга таба да бу матур гадәтләребез тукталмасын, авылыбыз халкы һәрвакыт бердәм булып, яңадан-яңа мавыктыргыч, файдалы, саваплы эшләрдә катнашса иде дигән теләктә калабыз. Ә әлеге чараны оештыручыларга , барлык ярдәм итүчеләргә, булышчыларга, пылу , коймак пешерүчеләргә, кыскасы, кем күңеле белән ихаслыкта булган, һәркемгә рәхмәтләребез барып ирешсә иде, киләсе елга да һәркайсыбыз исән-сау булып, янәдән бәйрәмнәр оештырып, яңа очрашулар насыйп булса иде дигән теләктә калабыз.

"Бер күрешү-үзе бер гомер" дип исемләнгән авыл көне озак елларга халык хәтерендә калыр , очрашуның җылылыгы күңелләрдә озак сакланыр.

Күлтәс авылы китапханәчесе, клуб мөдире Гарифуллина Айсылу
#Арсккультура
#АрскийРДК
#Культесскийсельскийклуб
#Культесскаясельскаябиблиотека
#ГодкультурногонаследиянародовРоссии
#Культура

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X