erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Байкалда 80 яшьлекләр җыелды

Һәркем яшьлек елларын сагынып искә ала. Һәркемгә якын тема бу. Шул максаттан Байкал авылы клуб мөдире Гүзәл Сәмигуллина “Яшьнәп үткән яшьлек” кичәсе үткәрде.

Быел авылда 80 яшен тутыручы апа-абыйлар дистәгә якын. Аларның барысы да клубка чакырылды. Килделәр.

Заманында тырышып эшләгән, бүген кадерле ак әби-бабайлар алар: Нурия апа, Разия, Мөршидә, Венера, Фәния апалар, Сөнгатулла абый, Абдуллаҗан, Гани абыйлар... Беренче рәттә тезелешеп утырдылар. Яшьлекләрен искә төшереп, Ташкичү һәм Байкал авыллары үзешчәннәре куйган концертны карадылар. Ветераннарны юбилейлары белән котларга балалары, оныклары, туганнары да килгән иде.

Абдуллаҗан абый күрсәткән кинолар әле дә истә. Күрше авылга укырга йөргәндә Сөнгатулла абыйның сөт машинасы кырыена басып укырга барулар, Фәния апа җитәкчелегендә амбар алдында эшләүләр – барысы да бүгенгедәй хәтердә. Разия апа кибетче, әнием (Мөршидә) сыер савучы... Ул еллардан соң күпме вакыт үткән! Чын хөрмәткә лаек кешеләр! Алар алдында баш иеп, рәхмәт әйтәбез. Исән-сау булып, бәхетле көннәр кичерсеннәр. Җирле җитәкчеләрне дә биредә күрсәк, тагы да күңеллерәк булган булыр иде. Оештыручыларга рәхмәт.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гөлнара Хафизова.

Сөрде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X