erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Бездә менә шулай. Сездә ничек?

Эшлибез дә, ял да итәбез.

 

Арча мәчете мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллинның: “Рәҗәп аен Аллаһ кушканча кадерләп үткәрик”, -- дигән вәгаз кичәсендә Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина авыл халкына мөрәҗәгать белән чыккан иде. Яңа Чүриледәге неврология үзәгендә тәрбияләнүчеләргә оекбаш, башмак, юыну мунчалалары, гомумән, кирәк—яракларны үз кулларыбыз белән эшләп тапшырыйк әле дигән иде. Клубка җыелып та кул эшләре эшли аласыз дигән иде.

Оештырылды ул кич утырулар. Клуб мөдире Равия Гатауллина сәхнәгә озын өстәл куйды, ә анда кул эшләре өчен ниләр генә юк иде: бәйләү өчен кирәк—ярак, энә—җеп, кул эшләренә, бәйләүгә өйрәнү китаплары... Килгән хатын—кызлар ыргак белән мунчала да бәйләде, энә белән башмак та, кем сүтте, кем чорнады дигәндәй, һәркем күңеленә яткан шөгыль белән утырды. Бу үзе бер файдалы очрашу, аралашу, эш белән утыру булды.

Хатын—кызлар көненә куелган концерт та күңелле булды. Өч сәгатькә якын барган концертта бәбиләрдән башлап, 80 яшьтән узган әби—бабайлар да катнашты. Ул көнне авыл халкы рәхәтләнеп ял итте, оештыручыларга һәм үзешчәннәргә бик рәхмәтле булып таралышты.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Нурфига Габдрахманова.

Түбән Курса авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X