erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Бройлерларны санар вакыт та килеп җитте

Барлыгы – 44 кг 860 грамм чиста ит булды.

                                               

Рәхмәт хаты.

           Исәнмесез, хөрмәтле редакция хезмәткәрләре!

         Уйламаган җирдән миңа бәхет елмайды, мин 10 штук бер айлык бройлер оттым. “Матбугат бройлерлары”- дип исем бирдек. ”Чебешне көз көне саныйлар”- дигән мәкаль безнең чебиләргә туры килде. Бройлерлар әйбәт кенә үсеп җиттеләр,  Ниһаять бройлерларны санар, барлар вакыт та килеп җитте. 10 бройлерда исән – сау үсте. Чебешләр 2, 5 айдан соң суелды, итләре бик тәмле. Яшел үләннәр, файдалы ризыклар белән үстергән чеби, гел икенче инде – ите дә, шулпасы да. Барлыгы – 44 кг 860 грамм чиста ит булды. Иң зуры – 5 кг 500 гр. Аллагашөкер, исән- сау ашарга язсын!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

         Минем бу отышны бик күп кеше белде бит инде. “Үсәме, ничек, әйбәт булдымы?”- дип сораштырып тордылар. “Шуның кадәр кг лы чебиләр булдылар”- дип әйткәч, “иң беренче, нәрсә ашаттың?” дип сорадылар. Башка кешеләр ашаткан кебек ашаттык: комбиазык, ипи, бәрәңге, борчакны тарткан он, чебиләрнең азыкларына витамин керсен дип, кычыткан турап азыкларына турап бирдек. Чебиләрнең алларыннан ашауны беркайчан да бетермәдек. Мин монда бройлерларның яхшы булуын, ашатуда гына димәс идем, бройлерларның нинди булуларында.

               Баш мөхәррир Исрафил Рахматулловичка, “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе коллективына, Бариевлар крестьян- фермер хуҗалыгы хезмәткәрләренә чын күңелемнән рәхмәтемне җиткерәм. Эшегездә зурдан – зур уңышлар юлдаш булсын! Иң изге теләкләрем Сезгә!

Рәифә Сабирҗанова, Апаз авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X