erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Сеҗедә "Дуслык-Арена"

Күмәк көч күлне кутәрә,дилэр. Милләтебезнең шушы мәкале Сеҗе авылында яңа гына өлгереп төшкән энҗедәй шугалакка карата бик тә туры килеп тора.

Чыннан да битараф булмаган авылдашларнын хэм авылыбыз кунакларынын уртак тырышлыгы белэн, дэулэттэн ниндидер программалар яисэ бай спонсорлар ярдэмен котеп тормыйча, ясалды ул шугалак. Э барысы да авыл очен янып койгэн Тажиев Фэниснен авылдашларына нинидидер файда китеру телэге белэн башланып китте. Бу эштэ абыйсы - Тажиев Алмазнын куп кенэ мохим мэсэлэрдэ булышуы, ана хыялын чынга ашыру юлында остэмэ ныклык биреп торды.
Баштарак Тажиев Фэнис моннан бер ун еллар элек авылнын нэкъ узэгендэ «Ак Барс Агро» ширкэте техникасы ярдэме белэн бортлар урынына кар кортлэре оелгэн шугалак оештыра. Бала-чагаларнын, яшьлэрнен хэм хоккей «жене» кагылган олкэнрэк абыйларнын, шул исэптэн курше-тирэ авылларнын да, кунеллэренэ бик хуш килэ бу шугалак. Килэсе елларда исэ Сежедэ агач бортлар да корып куялар. Э курше-кардэш Морэле авылында, Арча хоккей лигасында уйнарлык стандартларга яратып, мэйдан юнэтэлэр. Бу эштэ эйдэп баручы булып олы жанлы эшмэкэр-меценат Минхажев Алмаз тора. 
Кызганычка каршы еллар узу белэн агач бортлар таушала, э тормыш мэшэкатьлэре «хоккейчыларнын» ялкынын бастыра, хэм сонгы биш ел буена авыл бала-чагасы узен Кесмэс елгасы бозында гына куандырырга мэжбур була. Лэкин Тажиев Фэниснен мондый вэзгыять белэн бер дэ килешергэ телэми. Хавадан кинэт кенэ бернэрсэ дэ килеп тошмэгэнен, жирдэ яткан таш астына су акмаганын бик яхшы анлап, ул чарасын эзли башлый. Шулай итеп ул Арча башлыгы кабул иту булмэсенэ килеп керэ. Шушы фидакяр, изге максатлы егетнен утенечен кире кага алмый Илшат Габделфэрт улы. Мэсэлэ жинеллэрдэн булмаса да (беркем дэ бит сина эллэ ничэ миллион сум торган тартманы болай гына китереп тоттырмый) район башлагы тиз арада жаен табып Сеже авылы жирлеге очен сыйфатлы тартма юнэтэ. 
Шуннан сон Сежелелэр очен шул тартманы сутеп авылга алып кайту очен транспорт табу зарурлыгы туа. Эшче кочлэр авыл яшьлэре исэбеннэн жыелса, траспорт белэн «Ак Барс Агро» ширкэте житэкчесе – Шайдулла Имам улы булыша, эле шунын остенэ тартма мэйданчыгы жирен тигезлэп, ком да тушэп бирэ. Авыл советы рэисе Хэмидуллин Ростэм дэ уз тарафыннан хэр яклап ярдэм курсэтэ.
Тартма узе бушка килугэ карамастан, аны жиренэ житкереп урнаштыру очен хэйран гына чыгымнар да кирэк була. Эйтик яктыртуны койлэу, тартма янына су уткэру, кием алыштыру булмэсен алып кайту очен хэм башка кирэк-яракларга. Монда да авылларына, спортка битараф булмаучылар ярдэме белэн кирэкле акча жыела, ботен мохим эшлэр эшлэнэ. Иганэчелэр арасында аеруча зур олешен керткэн Минхажев Алмазны ассызыклап китми булмас. Шулай ук иганэлэр курше-кулэн авыллардан да керэ. Тартма яхшылап кына жыелгач, яктырту койлэнгэч, су уткэрелгэч, финиш турысы гына кала – сыйфатлы итеп боз катыру. Бу эштэ авылыбызнын тагын бер фидакяре – Жамалиев Тахир сынатмый. Дорес, ул бу эшне бер узе генэ башкарып чыкмый – ана ярдэмгэ башка авылдашлары килэ. Морэле авылыннан да катнашучылар була. Шулай да, шушы эшнен, урыслар эйтмешли, «арыслан олешен», хэтта тонге йокыларын калдырып, Тахир башкарып чыга. Шушы батырлыгы, тырышлыгы очен Тахирны узара хоккей тартмасынын «спорт модире» итеп билгелэп куялар. Ясау дэверендэ дистэлэгэн авылдашларыбызны тагын да якынайткан, бердэмлэткэн тартмага тиз арада «Дуслык арена» дигэн атама да тагыла(авылдашлар дигэндэ конкуреш тормышлары нык бэйлэнештэ булган, балалары бер мэктэптэ белем алган Сеже, Морэле, Ташкич хэм Поник Пучинкэсе авыллары халкы куздэ тотыла).  
Шушы энже бортегедэй шугалагыбыз авылыбыз халкына яна сулыш бирде, анны жанландырып жибэрде. Авыл халкы тырыш бит ул. Бары тик шул Тажиев Фэнис кебек дэртлэндереп жибэруче кешелэребез кубрэк булса, яшэячэк татар авыллары, яшэячэк миллэтебез! Ин шэ Аллах!
«Дуслык аренаны» булдыру эшен башлап жибэргэн, координациялэп торган Тажиев Фэнискэ, шулай ук шушы эштэ аеруча зур олешлэрен керткэн Минхажев Алмазга, Тажиев Алмазга, Жамалиев Тахирга, Мохэммэтгалиев Динарга, авылыбыз мэхэллэсе имамы – Минхажев Айдарга, авыл советы рэисе – Хэмидуллин Ростэмгэ, физкультура укытучысы – Нэгыймов Фэриткэ хэм башка кахарманнарыбызга барча авылдашларыбыз исеменнэн олы рэхмэтебезне житкерэбез! Шушы изге эшегез очен бик куп савапларга ирешергэ насыйп булсын сезгэ!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ


Фэрид Тажиэхмэд 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X