erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Яңа Кырлай балалар бакчасында яңа уен майданчыгы төзелде

2021 елгы җәйге яллар безнең өчен бик күңелле вакыйга белән башланды.

Яңа Кырлай балалар бакчасының уен майданчыгы 2013 елда төзелгән, ләкин анда балалар уйнар өчен шартлар юк идее. Шул уен майданчыгын шушы хәлдә күргән саен йөрәк әрни һәр ата-ананың балалар  өчен чөнки шушы балалар бакчасына 24 сабый йөри. Озак вакыт уйлаганнан соң без ата-аналар исеменнән авылдашыбыз шәхси эшмәр Газизов Илшат Мансур улына балалар майданчыгын төзәкләндерүдә ярдәм итү турында үтенеч хаты  җибәрдек. Ходай рәхмәтенә ул безнең үтенечне кире какмады килеп карады  рәхмәт аңа. Без бик рәхмәтле аның Яңа Иябашта гомер итүче әтисенә Газизов  Мансур  Науфал улы һәм әнисенә Газизова Зөлфирә Ризван кызына шундый торыш, игелекле, максатчан, кешелекле ул үстергән өчен.  

Хөрмәтле Илшат Мансур улы ата-аналар исеменнән без сезгә мөң рәхмәтле безнең үтенечне аяк астана салмадыгыз. Балалар өчен шундый матур, уңалы,  якты әллә каян балкып балаларны каршы алып  тора. Шушы уен  җиһазларын алып кайтып урнаштырган өчен бик  зур рәхмәтле. Уй - теләкләрегез тиң, туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыз ныклы, гомерегез озын, бәхетле булсын! Тормышыгызга ямь остәп, авырмый, кайгы - хәсрәт күрми, гаилә шатлыгы, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Эшләрегездә зур уңышлар теләп калабыз. Сезнең кебек кешеләр күбрк булсын идее. Бик зур рәхмәт сезгә!!! 

Шушы зур эшләрне башкарганнан соң Хөрмәтле Арча муниципаль район Мәгәриф идарәсе учреждениясе урамга уен майданчыгана күзәтү камералары урнаштырыр дип ометләнәбез.  

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

                                                                       Ата-аналар комитеты  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы Арча хәбәрләре

2
X