erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Җыры белән күңелләрне күтәрде

Ильяс Фәттаховның Самат Тимершин турындагы истәлекләрен укыгач үземнең дә кайбер хатирәләр яңарды.

 

 

Самат үз тормышында төшенкелеккә бирелеп яшәмәде, көчле рухлы иде (Мин аны Фәнис Яруллин белән тиңләр идем).

Мин үзем китапханәче булып 43 ел эшләдем. Самат клуб һәм китапханәдә үткәрелгән чараларда бик актив катнашты. Кичәләрдә, концертларда җырлый, шигырьләр сөйли, үзе язган “Шурабашым” дигән җырны да җырлый иде. Бик юморлы кеше иде ул.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аның яшәгән йортында да булырга туры килә иде. Бер кызыклы хәлне сөйләгән иде. Өендә кеше өзелмәде, бик ярата иде аны авыл халкы, балалар да яратты үзен. Бервакыт ике кыз бала (1–2 сыйныфта укучылар) килә. Самат боларга мичкә ягып, ипи пешерергә куша. Балалар камыр изгән, суны да күбрәк салганнар. Чүпрәле камыр күпереп ташып чыга һәм идәнгә ага. Моны миңа Самат бик мәзәк итеп сөйләгән иде.

...Клуб халык белән тулы. Самат җырлый, бер җыры тавыклары теләсә кайда таралып йөргән бер әбигә багышланды. Тамашачылар рәхәтләнеп кул чабып көлделәр. Әби үзе дә шунда, башта ул: “Башың беткере, Самат, башың беткере, Самат!” – диде. Аннары үзе дә тамашачыга кушылып көлә башлады.

Федор Антипов. Шурабаш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X