erid:2VtzquqpS7d
10 яшьлек малай югалган
Яңалыклар

10 яшьлек малай югалган

Казанда 10 яшьлек Хәсәнов Владиславны эзлиләр. Бу хакта  җирле «ЛизаАлерт» эзләү  төркеменең инстаграмдагы аккаунтында хәбәр ителә.

 

Малай кичә, 13 гыйнварда, мәктәпкә киткән җиреннән кайтмаган. Аның буе 144 см, ачык коңгырт чәчле, зәңгәр күзле.

Кара куртка, кара классик чалбар, кара ботинкалар, куе зәңгәр төстәге башлык кигән, куе зәңгәр төстәге мәктәп рюкзагы булган.

Әгәр сезнең малай турында мәгълүматыгыз булса, 8 (800) 700-54-52 яки 112 номерына шалтыратуыгыз соарала.


Нет комментариев