erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ишеккә якын да килә алмадык» - Түбән Камада әниле-уллы ике кеше янгында үлгән ("Интертат", Гөлнар Гарифуллина)

Быелгы 8 Март бәйрәме Түбән Кама районы Үчкә авылы халкы өчен бик хәвефле килә: янгын бер йортны көлгә әйләндереп, әниле-уллы авылдашларының гомерен өзә.

 

Янгын сүндерүчеләр килгәндә, ялкын йортны һәм веранданы чолгап алган була. Яну мәйданы 108 квадрат метр дип билгелиләр. Янгынны сүндергәч, ни кызганыч, 52 яшьлек хатын-кыз һәм 35 яшьлек ир-ат мәетенә тап булалар. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча дәүләт идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, янгын чыгуга ут белән саксыз эш итү сәбәп булырга мөмкин. Башлангыч фараз әнә шундый.

Каенлы авыл җирлеге башлыгы Рәмис Гарипов сүзләренчә, мәрхүмнәрне 9 мартта җирләгәннәр.

— Әниле-уллы бергә яшиләр иде, тик пропискада бездә саналмыйлар. Күченеп кайтканнан бирле шулай рәсми теркәлмичә яшәделәр. Бу гаилә социаль яктан имин булмаган гаилә исәбендә. Беркайда эшләмиләр иде. Малаеның пенсиясе булган, шуңа яшәгәннәр. Алай беркем белән аралашмадылар, эчтеләр инде, шулай да беркемгә зыян китергәннәре юк иде.

Совхоз вакытында эшчеләргә коттеджлар төзегәннәр бит. Иренә бирелгән йорт булган дип аңладым, шуны төзеп бетереп яшәгәннәр, тик беркемгә рәсмиләштерелмәгән. Ире элегрәк үлгән, — дип сөйләде Рәмис Гарипов.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Күршеләре белән элемтәгә кергәч, алар безгә мәрхүмә ханым Дания, улы Илфат исемле булганын әйттеләр. Күршеләр булып 20 елдан артык гомер кичергәннәр. «Үзен Дания дип тәкъдим иткән булса да, чынлыкта документта ул Наталья Гаптрганиева булган», — дип сөйләде күршеләрендә яшәүче Эльмира ханым.

— Пропискалары юк иде, шуңа төгәл мәгълүмат юк. Алар үзләре Аксубай районы Ибрай авылыннан, дип әйткәннәре хәтердә.

Даниянең әнисе дә безнең авылда җирләнгән, ашларын уздырып, әйбәтләп кенә озаткан иде.

Дәвамын укыгыз https://intertat.ru/news/society/11-03-2022/ishekk-yakyn-da-kil-almadyk-t-b-n-kamada-nile-ully-ike-keshe-yangynda-lg-n-5851079

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X