Реклама
2021 елда Татарстанда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча берничә зур объект файдалануга тапшырылды.
Казанның «Арт сити» торак комплексында исә 1 501 укучыга исәпләнгән, бассейнлы мәктәп пәйда булды. Аның төзелеше 1,4 миллиард сумга төшкән.
Болардан тыш, «Лето», «Брайт парк» һәм «Весна» торак комплексларында өч автомобиль юлы төзелде. Финанслау күләме — 360 миллион сумнан артык.
Татарстанда илкүләм проект кысаларында җәмәгать урыннары да төзекләндерелә. Үткән ел 49 парк һәм сквер, шулай ук кече шәһәрләр бәйгесендә җиңгән 8 объект төзекләндерелде. Бу эшләр барлыгы 2 миллиард сумга бәяләнә. Быел республикада 67 парк, сквер һәм төзек яр буйлары пәйда булачак.
Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин указы нигезендә гамәлгә ашырыла.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз