Реклама
Җырлы гаилә Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновларның уллары Салаватка 7 яшь тулды. Салават - үзенчәлекле бала. Аның шөгыльләре, кызыксынулары турында безгә әтисе сөйләде.
“Улыбызга 7 яшь тулды, быел мәктәпкә барачак, Аллаһы боерса. Холкы буенча Салават әнисенә охшаган, бик тыйнак, дөнья артыннан кумый, кешедән көнләшми, үз көенә йөри торган бала ул. Аңа түгәрәкләр кызык түгел. Кечкенәдән мәчеткә тартыла, атнага ике тапкыр мәдрәсәгә йөри. Апасы Әминәдән үрнәк ала, аның кебек булырга тырыша”, - ди Рамил.
Салаватның туган көнен гаилә дуслары белән үткәргәннәр. Без дә Салаватны котлыйбыз, бәхетле киләчәк телибез!
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/ramil-khyretdinov-ulybyzga-tgrklr-kyzyk-tgel-ul-mdrsg-yri
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз