erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Киев Русемы, әллә татар-төрки Киев каһанлыгымы? ("Интертат", Айрат Чанышев))

Киев Русе халкының күп өлеше татар-төркиләрне тәшкил иткән. Заманында ул Авар каһанлыгыннан аерылып чыккан һәм элгәре Киев каһанлыгы дип атап йөртелгән.

Татарларның Россия дәүләтен төзүгә керткән өлешләре рәсми тарих фәнендә, сәясәттә, массакүләм мәгълүмат чараларында бик искә алынмый. Шул исәптән бабаларыбызның Киев Русен, Россияне төзүгә, русларның дан-дәрәҗәсен, санын арттыруга керткән өлешләре дә читтә кала.

***

 Шуны да искәртик: безнең фикеребезчә, татар-төрки дип язу дөресрәк һәм хакыйкатькә якынрак. Беренчедән, татар төшенчәсе төрки төшенчәсеннән ким дигәндә 750 елга борынгырак. Балканнан алып Океаниягә кадәр җәелгән Чыңгыз империясе күктөркиләренең (төркетләрнең) Төрки каһанлыгыннан ким дигәндә җиде тапкыр зуррак. Инкыйлабка кадәр тюркология фәне булмаган, галимнәр татароведение фәнен генә белгәннәр. Ә тюркология терминын, татарның бөеклегеннән куркып, Сталин әйләнешкә кертеп җибәрә, совет галимнәре аны бар планетага тарата. Шуны да онытмыйк: дөнья буенча сибелгән төрки кавемнәр олуг, бөек татар халкының нибары бер өлеше генә!

***

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 Киев Русе халкының күп өлеше татар-төркиләрне тәшкил иткән. Заманында ул Авар каһанлыгыннан аерылып чыккан һәм элгәре Киев каһанлыгы дип атап йөртелгән. Шуны да искәртик: Ауропа елъязмаларында «Киев Русе» дигән атаманы күрмәссез. Бар чыганакларда да – «Киев каһанлыгы». Киев дәүләтендә, борынгы татар традициясен дәвам итеп, каһан идарә иткән.

Киевлеләрнең аварлардан аерылып чыгу процессына да аңлатма биреп узу кирәк. Чикләре хәзерге Франциядән алып Дон елгасына кадәр булган Авар каһанлыгы, франклар һәм башкаларның даими һөҗүмнәре нәтиҗәсендә, берничә татар-төрки дәүләтенә таркала. Мәмләкәтнең көнчыгышында, Карпат-Дон аралыгында – Киев каһанлыгы, Азак (Азов), Кара диңгез буйларында Бөек Болгар дәүләте барлыкка килә. Ә Авар каһанлыгы үзе исә, атаклы Аттиланың көнбатышка данлы походыннан соң, Ауропада яшәп калган борынгы һуннар дәүләте, ягъни Бөек Һун империясенең дәвамчысы була. Ул хәзерге Венгрия, Австрия, Швейцария, Чехия, Словакия, өлешчә Германия, Польша һәм Украинаны, Россиянең Украинага чиктәш өлкәләрен, Румыния, Бөек Болгар һәм Төньяк Македония җирләрен колачлаган. Кызганыч ки, 300 ел буе Ауропаның иң зур мәмләкәте булган, континент тарихында чамасыз зур роль уйнаган, ике гасыр Византиядән ясак түләтеп торган Авар каһанлыгы турында тарих дәреслекләрендә искә алынмый диярлек.

Авар сугышчысы.

Фото: © Фото kdet.ru сайтыннан алынды.

Авар дәүләтенең Киев каһанлыгы буларак аерылып чыккан өлеше, берникадәр вакыттан соң, татар-төрки Хәзәр каһанлыгына буйсынырга мәҗбүр була, аның бер олысы булып исәпләнә башлый. Киев кенәзләре 965 елда Святославның Хәзәр каһанлыгына оештырган хәрби походына кадәр бу илгә ясак түләп тора. Киев каһанлыгы, хәзәрләрдән бәйсезлек алып, мөстәкыйль дәүләткә әйләнеп, өлешчә славянлашкач та, аның тарихын көньяктагы күршеләре, татар-төрки бәҗәнәк, кыпчак, бродник, карабүрек (черные клобуки) кавемнәреннән башка күз алдына китереп булмый. 

Дәвамын укыгыз https://intertat.ru/news/kiev-rusemy-alla-tatar-torki-kiev-kahanlygymy-5852485

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X