erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Бүген беренче урынны алдым да, аннан соң таралган команда булмасак иде, дип телим..."

“Тегеннән – бер, моннан – бер көрәшче чакырып, бер тапкыр ялтырап алу кирәкми безгә. Традиция, көрәш культурасы булдыру өчен тырышачакбыз” – Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм аның командасы әнә шундый максатлар белән яна ("Шәһри Казан", Радик Сабиров).

“Тегеннән – бер, моннан – бер көрәшче чакырып, бер тапкыр ялтырап алу кирәкми безгә. Традиция, көрәш культурасы булдыру өчен тырышачакбыз” – Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм аның командасы әнә шундый максатлар белән яна.

Узган ел ахырында “Шәһри Казан” хәбәрчесен Комлы Кәвәл авылында яшьләр арасындагы бәйгене карарга чакырган иделәр. Көрәш белән шөгыльләнгән район балаларының, яшь җилкенчәкнең беренче зур имтиханы булды шул чакта. 4 айдан соң тагын бардым бәйгегә, бу юлы яшьләр арасындагы бәйге Казанга терәлеп торган Усад җирлегендә узды. Күренеп тора, шушы вакыт эчендә балаларның осталыгы, җиңү омтылышы бермә-бер арткан. Декабрь башындагы бәйгедә нигездә башка районнардан килгән егетләр җиңү яуласа, бу юлы Лаеш егетләре дә башка төбәк вәкилләрен аркаларына шактый салды.

Әйе, Усадка 13 район егетләре килгән иде. Көрәштә беренче-икенче адымын гына атлап килүче Лаеш көрәшчеләре традицияләре көчле булган Балтач, Кукмара, Саба, Теләче, Казан һәм башка җирлекләрдән килгән егетләр белән бил алышты. Лаеш районы хакимияте аппараты җитәкчесе, җирле көрәш дилбегәсен үз кулларына алган танылган көрәшче Азат Нурмөхәммәтов сүзләренә караганда, бәйгене район көрәшчеләре арасында гына уздырырга мөмкин булыр иде. Максат-бурычлар башка шул. Беренчедән, көчле районнар вәкилләре белән көрәшү – ул үзе күп күнегүләрне алмаштыра алырлык тәҗрибә. Икенчедән, үзеңне башкалар белән сынап карап мөмкинлеге туа. Өченчедән, мондый бәйгеләр район данын күтәрү өчен дә зур әһәмияткә ия, көрәш картасында Лаеш районы барлыгын тагын бер тапкыр искәртү өчен шәп форсат.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Көрәш картасында андый район барлыгын беләләр инде хәзер. Усадта узган бәйгене ачу тантасында республиканың көрәш федерациясе календаренә кертелгән рәсми турнирларда Лаеш командасы өчен чыгыш ясаган һәм җиңүчеләр арасына керергә ярдәм иткән егетләрне, тренерларны, иганәчеләрне хөрмәтләп уздылар. Яшь җилкенчәк (лаешлылар өчен генә түгел, башка район егетләре өчен дә мөһим күренеш) Муса Галләмов, Динар Кәримуллин, Алексей Абрамов, Шамил Чевик һәм башка көрәш йолдызларын күрә алды, аларга булган хөрмәт-ихтирамны күзәтте.
- Егетләр матур гына көрәшеп киләләр. Узган ел Татарстан чемпионатында – икенче, быел Муса Җәлил турнирында – икенче, Данил Галиев истәлегенә уза торган ярышларда өченче урынны яуладылар. Шул рәвешле, командабыз беренче бишлеккә – лидер командалар арасына килеп керде. Республикада көчле командалар шактый, иң алдынгылар арасына чыгу – зур мәртәбә, - ди Лаеш районы башлыгы, көрәшкә, гомумән, спортка, сәламәт яшәү рәвешенә битараф булмаган Илдус Зарипов. - Команданың киләчәге бар. Нәкъ менә киләчәк өчен эшләргә кирәк. Бүген беренче урынны алдым да, аннан соң таралган, юкка чыккан команда булмасак иде, дип телим.

Илдус Фатыйх улы фикеренчә, ниндидер нәтиҗәләр ясарга бәлки иртәрәктер дә:
- Системалы эш алып барган очракта гына, зур ярышларда беренче урынны яулау бурычы куелачак. Бер тапкыр ялтырап алу гына кирәкми безгә. Әйтик, һәрдаим лидерлар арасында булган Әлмәт, Теләче, Кукмара, Балтач кебек районнарда көрәш традицияләре, җиңү традицияләре бар. Безгә дә шуңа омтылырга кирәк. Шөкер, үрнәк алырдай егетләребез дә, көрәшне үстерү өчен мөмкинлекләребез дә бар. Әйтик, Комлы Кәвәлда Ранис Галимуллин эшли, Усадта менә Динар Кәримуллин җитәкчелегендә 50ләп бала шөгыльләнә, бирегә хәтта Казан егетләре дә шөгыльләнергә йөриләр, - ди район башлыгы.

Дәвамын укыгыз http://shahrikazan.ru/news/sport/bgen-berenche-urynny-aldym-da-annan-so-taralgan-komanda-bulmasak-ide-dip-telim

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X